Яраткан шәкертем (Генрих Литинский)

Чыганак: Фәрит Яруллин турында истәлекләр: очерклар /төз.М. Яруллин.- Казан: Татар. кит. нәшр.,1985.- 152 б.

1943 елның июль ахыры, эссе бер көн иде; өстәвенә сугыш аркасында килеп чыккан кыенлыклар; шул кыен шартларга дөнья мәшәкатьләре, Мәскәү консерваториясенең эвакуация белән Саратовта яшәп ятучы студентларын укыту-өйрәту мәшәкатьләре өстәлә.
Һич уйламаганда, мин дәрес алып барган класс бүлмәсенең ишеге ачылып китә дә, хәрби киемле, аркасына биштәр аскан, нык ябыккан, юл газабыннан талчыккан бер егет килеп керә. Коңгырт күзләренең элеккечә үк дәртле карашы, тирән мәгънәле елмаюы, шатлыклы аваз салуыннан ук шул замандагы совет яшьләре арасында иң гүзәл шәхесләрнең берсе, музыка өлкәсендә дә, тормышның башка шартларында да аның белән очрашкан һәммә кешедә ихлас мәхәббәт уятучы Фәрит Яруллинны танымыйча мөмкин түгел иде.
Сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китеп барган яшь татар композиторының остазы белән беренче очрашуы әнә шулай булды.
Очрашу шатлыгыннан, дулкынланудан Фәрит күпмедер вакыт бер сүз әйтә алмас хәлдә торды да:
— Сезнең янга ике тәүлеккә килдем, Идел белән Кама арасында урнашкан гаскәри часть командованнесе рөхсәт итте, — диде.
Мин сораштыра, кадерле кунагым өзек-төтек җаваплар бирә торгач, кыска вакыт эчендә аның игътибар үзәгендә, хәрби-патриотик вазифаларны үтәү белән бергә, үзен нык дулкынландырган «Шүрәле» балеты, симфониясе, бәләкәйрәк күләмле әйберләре — «Кара. йөзләр» эскизы, башланып та бетми калган җырлары һәм башка хезмәтләренең язмышы икәнлеген шәйләп алдым. Әнә шул «кереш»тән һәм ике генә көнгә сугылуын алдан ук әйтеп куюдан Саратовта эшли алырдай эшләрне тиз арада, сузмый-тартмый башкарып чыгарга кирәклегенә төшендем.
Капыл гына килеп төшкәч, мин әле Фәритне борчыган сорауларга да юньләп җавап кайтара алмадым. Югалып калуым аркасында аңардан хатыны Галина Георгиевна белән бәләкәй кызы Наиләне дә сораштырырга онытканмын. Артык озак баш ватмыйча, барча мәсьәләне дә шул чагында консерваториянең хәрби факультеты башында торган комбриг А. Е. Гутор белән хәл итәргә кирәк, дигән карарга килдем. Үтә сизгер кеше буларак, ул безнең алдагы проблемаларның барысын да логик эзлеклелек белән бер җепкә тезде, ярдәм итәргә теләп, кирәкле хәрби округның командованиесе белән бәйләнешкә керде, Фәритне әле хезмәт итә торган хәрби частеннан консерваториянең хәрби факультетына күчертергә ризалык алды. Моның өчен ике атналап вакыт кирәк булып чыкты. Шуңа ризалаштык. Ул арада, әлеге күчерттерү мәсьәләсе белән мавыгып, бер көнебез үтеп киткәнне сизми дә калганбыз. Ә бит Саратовка сугылу өчен нибары ике генә көн бирелгән иде. Шуннан инде калган вакытыбызны Фәрит белән бергә инструмент янында уздырдык.
Халыкларның явыз дошманы булган фашистларны җиңгәннән соң тыныч тормышка яңадан кайтып, зур иҗади эшләр башкарырга иде исәбе. Миңа үзенен оркестр өчен язып яткан сюитасының фрагментларын, Олы Җиңүгә багышланган һәм шул кыска гомере эчендә беренче тапкыр үз сүзләренә язган кантатасының аерым кисәкләрен күрсәтте. Шулай тыныч кына дусларча гәпләшеп утырган арада, хыял диңгезенә чумып, оркестрга кушылып уйнарга скрипка өчен дә, виолончель өчен дә махсус концертлар язарга нияте барын, фортепьяно өчен балаларга пьесалар язып, аларны иң әүвәл кызы Наиләдән уйнатырга хыяллануын сөйләде; тагын ул яңа җырлар язарга теләге барын, күптәнге дуслары Ә. Фәйзи һәм Ә. Ерикәй белән хәзер үк бәйләнешкә керәсе икәнен әйтте. Очсыз-кырыйсыз хыяллар... Җиңүнең якынлыгына, якты киләчәккә олы өмет баглаудан килеп чыккан бу хыяллар минем үземнең дә күңелемә әйтеп бетергесез якын иде.




Соңгы яңарту: 23 октябрь 2013, 9:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International