Нәҗип Җиһанов

Чыганак: Бакиров, Ә. Җыр һәм музыка дәресләре.V-VI класс / Ә. Бакиров.- Казан.- 1967.- Б. 122.

СССР халык артисты профессор Нәҗип Җиһанов 1911 елның 15 январенда Уральский шәһәрендә туа. 1931 елда Казан музыка техникумын тәмамлый. 1931— 1935 елларда Мәскәү музыка техникумында укый. Г. И. Литинскийның композиция классын тәмамлагач, Мәскәү консерваториясенең III курсына кабул ителә һәм 1938 елда аны тәмамлый.

Нәҗип Җиһанов 8 опера, 2 балет, «Кырлай» симфоник поэмасы, «Татар халык көйләренә сюита», яшьләр һәм балаларга фортепьяно өчен пьесалар, симфоник оркестр өчен марш һәм күп кенә җырлар иҗат итә.

Нәҗип Җиһанов җәмәгать эшләре дә алып бара. 1939 елдан алып ул ТАССР композиторлар союзы правлениесе председателе, 1947 елдан СССР композиторлар союзы правлениесе члены, 1957 елдан СССР композиторлар союзы идарәсенең секретаре.

Нәҗип Җиһанов Казан консерваториясен оештыручыларның берсе һәм 1945 елдан бирле аның ректоры һәм инструментовка классы укытучысы. Нәҗип Җиһанов Тынычлык өчен көрәшүчеләрнең республика комитеты члены, 1947 елдан бирле РСФСР Верховный Советы депутаты булды, 1967 елдан СССР Верховный Советы депутаты.

Совет музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчеп Нәҗип Җиһанов Ленин ордены һәм «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде.

«Алтынчәч» операсы һәм «Татар халык көйләренә сюита»сы өчен Нәжип Җиһановка ике тапкыр Дәүләт премиясе бирелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International