Аудиокитаплар тәкъдим итү кичәсе

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

  Татарстан республикасы әдипләренең бай әдәби мирасын саклау, матур әдәбиятта, шигърияттә һәм балалар әдәбиятында талантлы авторларны ачыклау максатыннан 2017 нче елның маенда Түбән Кама шәһәрендә «Җидегән чишмә» студиясе төзелде. Хәзерге көнгә әлеге студия тарафыннан 10 аудиоҗыентык әзерләнде: татар халык шагыйре Г.Тукай шигырьләре, язучы М.Галәү «Болганчык еллар» һәм « Мөһаҗирләр» романнары, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев әсәрләре, «Түбән Кама нефтехим» оешмасында хезмәт куючы язучыларның проза һәм шигъри әсәрләрен туплаган «Түбән Кама. Тормыш һәм язмыш» дип аталган аудиобасма.

Әлеге проект «Түбәнкаманефтехим» оешмасының генераль директоры Азат Шәүкәт улы Бикмурзинның теләктәшлеге һәм матди ярдәме белән дөнья күрде. Проектның җитәкчесе – Халык иҗаты йорты директоры Гнеденков Александр Дмитриевич. Аудиокитаплар  «Татарстанның мәдәни мирасы»   логотибы белән таратыла, шулай ук быелның октябрь аенда интернетта ЛитРес сайтына кертелде.

 «Түбәнкаманефтехим» – Ауропадагы иң эре нефтехимия компанияләренең берсе, «ТАИФ» компанияләр берлегенә керә. «Түбән Кама нефтехим» берләшмәсе илнең нефть химиясе сәнәгатенең әйдәп баручысы буларак һәрвакыт мәдәният һәм сәнгать үсешенә, аеруча Халык иҗаты йортына мөһим проектларны тормышка ашыруда ярдәм итә.

Әлеге аудиокитапларны тәкъдим итү кичәсендә мәгариф һәм мәдәният әһелләре, журналистлар, Түбән Кама төбәгеннән килгән кунаклар катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International