Яңа елда – яңа китап

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында Габделхан Әхтәмҗанның «Гыйлем эстәү – язмышым» китабы нәшер ителде.

«Гыйлем эстәү – язмышым» / мөх-рләре.: Р.И.Вәлиев, И.Г.Һадиев. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2018. – 190 б. – Рус телендә.

Галим, тарих фәннәре докторы, профессор, Россия чит илләр эшләре министрлыгының 1 нче дәрәҗәле киңәшчесе, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, каһарман шагыйрь Муса Җәлил исемен мәңгеләштерүдә зур гамәлләр кылган фидакяр зат Габделхан Әхтәмҗанның бу китабы истәлекләрдән тора. Ул аларны үзенең Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында 70 елга якын хезмәт итүенә багышлап язган.

Габделхан балачагыннан ук әнисеннән кабат-кабат ишетеп торган «Укы, улым!» дигән сүзләрне һәм изге васыятьне тулысынча үти. Кызганыч ки, әнисе генә улының нинди уңышларга ирешкәнен күрә алмый. Улының тормыш авырлыкларына, гаделсезлекләргә бирешмичә, киң күңелле, игътибарлы, зыялы, кешелекле булып калуы белән Ана чын күңелдән горурланыр иде.

Китапта бер кешенең үз тормышы белән бәйләп бәян иткән истәлекләре, төпле уй-фикерләре тарих, фән, сәясәт белән кызыксынучы бик күпләр өчен әһәмиятле булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International