Муса Җәлил укулары – 2018

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 18 сентябрендә Казандагы Муса Җәлил музей-фатирында (Татарстан Республикасы Милли музее бүлеге) Җәлил укулары үзенең эшен башлап җибәрде. Быелгы Бөтенроссия фәнни конференциясе музей ачылуга 35 ел һәм Муса Җәлилнең көрәштәше, балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышланган иде.

Конференцияне Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры, тарих фәннәре докторы Гөлчәчәк Нәҗипова ачып җибәрде. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, педагогия фәннәре кандидаты Илдар Алишев (Абдулла Алишның туганы), Берлинның Кавказ, татар һәм төрки дөньяны өйрәнү институты директоры, фән докторы һәм гуманитар фәннәр магистры Мисте Хотопп-Рике, Юлиус Фучик җәмгыятенең рәис урынбасары, фәлсәфә фәннәре докторы Анатолий Шитов, шагыйрь, публицист, документаль проза өлкәсендә эшләүче каләм иясе Шаһинур Мостафин һ.б. бар иде.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре дә бу чарадан читтә калмадылар. Кызыклы, тирән эчтәлекле чыгышлар һәркемгә ошады. Конференциядә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды, фикерләрен һәм тәкъдимнәрен дә җиткерде.

  

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International