Дөнья мәдәниятләрендә әдипнең мирасы

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

2018 елның 12–14 ноябрь көннәрендә Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Аяз Гыйләҗев: дөнья мәдәниятләрендә әдипнең мирасы» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге форум язучының тууына 90 ел тулуга багышланган иде. Анда әдипнең гаилә әгъзалары, республикабыз галимнәре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар, студентлар, Россия төбәкләреннән һәм төрле чит илләрдән килгән мәртәбәле кунаклар катнашты.

Конференциянең пленар утырышын Институт директоры, филология фәннәре докторы, профессор Р.Р.Җамалетдинов ачып җибәрде. Катнашучыларны Казан федераль университеты ректорының беренче урынбасары Р.Г.Минзарипов, Венгриянең Татарстандагы генераль консулы Адам Штифтер, Казакъстанның Татарстандагы генераль консулы Еркин Тукумов, ТР Министрлар Кабинетының мәдәниятне һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе бүлек мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин сәламләде.

Әлеге фәнни-гамәли конференциядән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә читтә калмады. Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең юбилеена багышлап әзерләнгән «Бай әдәби иҗат – мәңгелек мирас», «Татар язучыларының әсәрләре башка телләргә тәрҗемәләрдә» исемле китап күргәзмәләре белән ике көн дәвамында катнашты. Аларның төп максаты – язучының шәхесе һәм иҗаты, татар әдәбияты турында әтрафлы һәм кызыклы мәгълүмат бирү. Күргәзмәләрдә әдипнең Милли китапханә фондларында булган китаплары куелды. Болар – Аяз Гыйләҗевнең үзен һәм яшәгән чорын чагылдырып, төрле жанрларда иҗат иткән әсәрләре (хикәяләр, повестьлар, романнар, пьесалар, публицистик мәкаләләр, очерклар, истәлек-хатирәләр, көндәлекләр). Конференциядә катнашучылар шулай ук әдипнең һәм танылган татар язучыларының башка телләргә тәрҗемә әсәрләре белән дә таныша алдылар.

Пленар утырыш кысаларында, шулай ук секция утырышларында бик күп кызыклы докладлар, чыгышлар яңгырады. Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гөларам Шәйдулла кызы Җомаголова китапханә һәм бүлек эшчәнлеге турында чыгыш ясады, күргәзмәләр белән җентекләп таныштырды.

Аяз Гыйләҗев иҗатын һәм татар әдәбиятын үз иткән җәмәгатьчелекне күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән китаплар битараф калдырмады. Әлеге экспозицияләр белән танышу аларга татар әдәбиятын тирәнрәк аңларга, аның байлыгына һәм зурлыгына тагын бер кат инанырга ярдәм итте.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International