«Гомер колейдоскобы» китабын тәкъдир итү кичәсе (Равил Фәйзуллинга 75 яшь)

2018 елның 25 ноябре, якшәмбе

2018 нче елның 22 нче ноябрендә Ирек мәйданында урнашкан Казан Ратушасы бинасында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның 75 яшьлек юбилее уңаеннан чыгарылган «Гомер калейдоскобы» китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Әлеге чарада әдипнең гаилә әгъзалары, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм иҗатташ дуслары, укытучылар һәм башка төбәкләрдән килгән мәртәбәле кунаклар катнашты.

Белгәнебезчә, шагыйрь Равил Фәйзуллин шәхесе инде ничә дистә ел дәвамында гел игътибар үзәгендә.   Аның иҗатын шәрехләгән мәкаләләр, гыйльми хезмәтләр язылды. Заманында  ул СССР Язучылар берлегенең  иң яшь әгъзасы (22 яшь), Тукай премиясенең иң яшь лауреаты булган, никадәр шигырь җыентыклары...

Равил Фәйзуллинның шигырьләре, поэмалары һәм публицистикасы төрле милләт телләренә тәрҗемә ителде. Аның иҗаты турында 400гә якын мәкалә һәм берничә китап дөнья курде. Әдипнең иҗаты Англиядә, Венгриядә, Италиядә, Монголиядә, Сүриядә, Төркиядә, Франциядә һәм башка илләрдә билгеле.

Шәһәребезнең затлы залында узган әлеге кичәдән  Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә читтә калмады. Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре халык шагыйре Р.Фәйзуллинның юбилее һәм «Гомер калейдоскобы» китабын тәкъдир итү кичәсенә багышлап әзерләнгән «Шагыйрь гаме – ил гаме» исемле зур китап күргәзмәсе белән катнашты. Аның төп максаты – шагыйрь шәхесе, иҗаты турында тулы һәм кызыклы мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә әдипнең Милли китапханә фондларында сакланган китаплары куелды. Бу – Равил Фәйзуллинның үзен һәм үз чорын чагылдырып төрле жанрларда иҗат иткән  әсәрләре ( шигырьләр, поэмалар, фәлсәфи язмалар, әдәби портретлар, эссе-уйланулар, гыйбрәтле сәяхәтнамәләр). Шулай ук, әдипнең Европа һәм Азия халыклары телләренә тәрҗемәләре белән дә таныша алдылар. Күргәзмәнең эчтәлегендә шагыйрьнең иҗат һәм тормыш принциплары, ул иҗат иткән әдәби мохитнең үзгәреп торучанлыгы да истә тотылды.

Равил Фәйзуллин иҗатын  үз иткән җәмәгатьчелекне күргәзмәдә тәкъдим ителгән шагыйрь иҗаты һәм шәхесе турында әдәбият битараф калдырмады. Әлеге экспозиция белән танышу аларга әдипнең иҗатын тагын да тирәнрәк аңларга, татар шигъриятенең байлыгына һәм зурлыгына тагын бер кат инанырга ярдәм итте.

  

  

  

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International