Милли китапханә «Татар кызы. Татар егете. 2018» бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләде

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре мәгариф идарәсе инде берничә ел рәттән «Татар кызы. Татар егете» шәһәр конкурсын үткәреп килә. Конкурсның максаты – мәктәп укучыларының иътибарын татар халкының мәдәниятен, әдәбиятын, тарихын ныклабрак өйрәнүгә юнәлтү, укытучыларның тәрбия эше сыйфатын күтәрү, сәләтле балаларны ачыклау.

27 ноябрь көнне Казанның В.И. Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Татар кызы. Татар егете. 2018» шәһәр конкурсының финал этабы узды. Бәйгедә Казан шәһәренең төрле район этапларын җиңеп чыккан егетләр һәм кызлар көч сынашты. Финалга сайлап алынган 8 кыз һәм 8 егет сәхнәдә үзләрен күркәм милли киемнәрдә тәкъдим иттеләр, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен яхшы белүләрен исбатладылар. Татар шагыйрьләренең, язуларының әсәрләре буенча күрсәтелгән инсценировкалар, Татарстан АССРның төзелүенә 100 ел тулуга багышланган котлаулар да мәгънәле дә, кызыклы да булды.

Башка күп дәүләт һәм җәмәгать оешмалары, матбугат басмалары редакцияләре  белән беррәттән, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә бәйгенең партнеры буларак чыгыш ясады.

Милли китапханә вәкилләре, финалга үткән егет һәм кызларны котлап, һәрберсенә китаплар бүләк итте, шулай ук аларга алга таба зур уңышлар теләде һәм күбрәк китап укырга, татар әдәбиятын яхшы белергә, Милли китапханәнең даими укучылары булып язылырга чакырды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International