«Еракка китеп кара син, ерактан кайтып кара...»

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның 5 февралендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33) Америкада яшәүче милләттәшебез, галимә, татар әдипләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүче Сөрәйя Гайнуллина белән очрашу кичәсе булачак.

Сөрәйя Мәлик кызы Гайнуллина – биофизик, биология фәннәре кандидаты. Казан дәүләт университетының биология факультетында белем алган, Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган. 1997 елдан башлап Нью-Йорк шәһәрендә яши. Озак еллар Стони Брук университетында кешедәге кәүсә (төп, үзәк) күзәнәкләрнең үз-үзен тотышлары буенча тикшеренүләр алып барган.

Хәзерге көндә Сөрәйя ханым Хәсән Туфан, Роберт Миңнуллин, Лена Шагыйрьҗан, Йолдыз Шәрапова, Илсөяр Иксанова, Фәрит Яхин, Рифат Сәлах, Рәхимә Арсланова, Хәмит Вәлиди, Равилә Шәйдуллина, Нәзифә Кәримова, Булат Ибраһим һ. б. шагыйрьләрнең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.

Әлеге очрашу кичәсен Рәшит Сабиров алып барачак. Кичәдә Фердинанд Сәлахов, Ярамир Низаметдинов, сценарий авторы Нурания Җамали һәм башка күренекле шәхесләр катнашуы көтелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International