«КОРЪӘН НУРЫ» күргәзмәсе ачыла

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

2019 елның 9 апрелендә көндезге сәгать 2дә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Коръән нуры» күргәзмәсенең ачылышы узачак.

Коръәни Кәрим – кешелек тарихында бөек үзгәрешләр ясаган һәм кешеләрнең яшәү рәвешен үзгәрткән олуг китап. Коръән кебек тәэсирле, төгәл һәм шул ук вакытта чиксез серле китап дөньяда юк. Инде менә 14 гасыр дәвамында Коръәни Кәрим төрле яктан өйрәнелә. Әмма Коръәннең иге-чиге юк, югарыда әйтелгәнчә, ул – могҗизалы бөек бер китап. Гали хәлифә: «... Коръән – тирәнлеген кеше акылы белән аңлап бетергесез бер диңгездер», – дигән.

Татар дин галимнәре, Коръән тәфсире авторлары Шәйхелислам Хәмиди һәм Морат Рәмзинең юбилейлары уңаеннан, шулай ук Нәзарәт тарафыннан рус, татар телләрендә Коръән тәфсирләре чыгарылуны истә тотып, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте президиумы 2019 елны Тәфсир елы дип игълан итте. 

Милли китапханә фондларында сакланучы кулъязма һәм басма Коръән нөсхәләреннән, Коръән тәфсирләреннән һәм тәрҗемәләреннән, Коръәнгә багышланган хезмәтләрдән торган күргәзмә дә шул уңайдан һәм 5 майдан башланачак Рамазан аен каршылап уздырыла. Ул 9 апрельдән 14 апрельгә кадәр эшләячәк. 

Күргәзмәнең исеме юкка гына «Коръән нуры» дип аталмады. Моның сәбәбе шунда ки, Коръән – китап кына түгел, ул үзе үк нур, Аллаһы тарафыннан иңдерелгән, яктылык таратып торучы мәңгелек нур.

Күргәзмәнең ачылышында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, мәдрәсә шәкертләре, мәдәният, сәнгать һәм дин әһелләре, журналистлар катнашыр дип көтелә.

Рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефоннар:

(843) 292-09-28, 292-72-35

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International