Татарстанның республика һәм муниципаль китапханәләр директорлары еллык киңәшмәсе

2019 елның 12 апреле, җомга

2019 елның 15 апрелендә «Ногай» кунакханә комплексының «Тукай» җыелышлар залында Татарстанның республика һәм муниципаль китапханәләр директорлары еллык киңәшмәсе узачак.

Киңәшмә эшендә Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, ТР Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе Р.И. Вәлиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х. Әюпова, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Р.Ш. Әхмәдиева, шулай ук чакырылган кунаклар – Мәскәү шәһәреннән китапханә эше белгечләре И.Б. Михнова, А.А. Пурник, К.В. Чукалина катнашыр дип көтелә.
Киңәшмә кысаларында «Уңышлы китапханә» фикер алышу-бәхәс утырышы узачак һәм түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
– китапханә хезмәтләренә ихтыяҗ тудыру;
– хезмәтләрдән файдаланучылар теләкләренә яраклаштырып китапханә ресурсларын оештыру;
– яңа китапханә технологияләре ярдәмендә мәгълүмат алу мөмкинлеген тәэмин итү;
– акыллы, уңайлы һәм куркынычсыз китапханә мохитен булдыру;
– компетентлы һәм дустанә хезмәткәрләр командасын туплау;
– тәкъдим ителә торган хезмәтләр пакетын китапханәдән файдаланучы­лар ихтыяҗлары нигезендә эшләү;
– китапханәдә һәркемгә тигез мөмкинлекләр тудыру;
– китапханәнең уңай имиджын булдыру һ.б.
16 апрельдә исә Татарстан Милли китапханәсендә республиканың китапханә эше тармагындагы «Лидер» («Әйдәп баручы»), «Иҗади эзләнү» һәм «Ел китабы–2017» конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантаналары узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International