«Табышмаклы гомер иясе»

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

2019 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) «Таҗетдин Ялчыгол» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе узды.

 Күренекле мәгърифәтче, галим, тарихчы, язучы, табиб, дин әһеленең киңкырлы эшчәнлеген яктырткан китапка багышланган әлеге кичәдә Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчылары, мәдәният министрлыгы һәм нәшрият вәкилләре, язучылар, галимнәр һәм журналистлар, мәгариф һәм мәдәният әһелләре, актерлар катнашты.

Кичә «Җыен» фондының идарә рәисе, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, әдип һәм шагыйрь Разил Вәлиев чыгышы белән башланып китте. Ул тамашачыларны «Җыен» фондының киңкырлы эшчәнлеге белән таныштырып, яңа гына дөнья күргән галим-мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголга багышланган басмага югары бәя бирде.

Чараны Камал театры артисты Фәнис Җиһаншин алып барды. Галимнәр Хатип Миңнегулов, Дамир Гарифуллин үз чыгышларында Таҗетдин Ялчыголның тормышы һәм иҗат юлыннан кызыклы фактлар белән таныштырдылар. Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов галимнең исемен мәңгеләштерү буенча Зәй төбәгендә башкарылган изге гамәлләр турында сөйләде. Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчысы Гамир Таҗетдинов халкыбызга күп талантлы ул-кызларны биргән әлеге нәсел белән таныштырды. Татарстанның баш казые, күренекле дин эшлеклесе Җәлил хәзрәтнең чыгышы кичәгә тагын да ямь өстәде. Камал театры артистлары Әзһәр Шакиров, Луара Шакирҗанова, Илдус Әхмәтҗанов Таҗетдин Ялчыгол әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Татарстанның халык артисткасы, җырчы Зөһрә Сәхәбиева мөнәҗәтләр башкарды.

Кичәдә мәртәбәле кунак, мәгърифәтченең нәсел дәвамчысы, Таҗетдин Ялчыголның шәҗәрәсен булдыруда, аны тулыландыруда ихлас күңелдән тырышып йөрүче Нәкыя Фатыйх кызы Сәфәрова да катнашты. Ул үз чыгышында шундый күренекле шәхеснең нәсел дәвамчысы булуы белән горурлануын белдерде, кичәне оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Килгән кунаклар Зур уку залы фойесында  мәгърифәтченең китапханә фондларында сакланучы кулъязма һәм басма китапларыннан торган һәм аның бай иҗади эшчәнлеген яктырткан басмаларны туплаган «Табышмаклы гомер иясе» дигән китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге тарафыннан оештырылган күргәзмә белән дә таныштылар.

Кичәне Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Таҗетдин Ялчыгол рухына дога ирештереп йомгаклады. Изге Рамазан аенда әлеге кичә һәркемнең күңеленә якты нур өстәгәндер дип ышанабыз.

  

  

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International