Россиядәге халык һөнәрчелеге

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан шәһ., Театр ур., 5 йорт) халык иҗаты елы кысаларында «Сәнгати хыяллар дөньясы» дип аталган күргәзмәләр циклын ачып җибәрә һәм «Россиядәге халык һөнәрчелеге» китап күргәзмәсен тәкъдим итә.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән документлар халык зирәклеге һәм фантазиясе белән башкарылган, бөтен дөньяга танылган рус сәнгать кәсепчелеге турында сөйли. Кәсепчелек – ул Россиядә дан тоткан үзенчәлекле иҗат төре. Рус кәсепчелегендә халыкның тарихи, рухи һәм мәдәни традицияләрнең күптөрлелеге чагыла, аларның кайберләре йөз еллар элек барлыкка килгән.

Дөньяны ничек аңлауларын кешеләр орнаментлы символлар-билгеләр аша җиткергәннәр, шулай итеп гасырлар дәвамында йорт-җирне, халык костюмнарын һәм көнкүреш кирәк-яракларын сәнгатьчә бизәү системасы барлыкка килгән. Борынгы заманнарда ук туган халык кәсепчелеге бай тарихка ия. Күргәзмә материаллары савыт-саба (агачтан, балчыктан), зәркән бизәнү әйберләре, рухи һәм дини әйберләр (саклагычлар, талисманнар, окладлар һ. б.), текстиль тукымалар (келәмнәр, челтәрләр, сөлгеләр) һ. б. башка бик күп әйберләрне (корал, аяк киеме, тәңкәләр һ. б.) җитештерү белән таныштыра. Биредә кешеләр көн саен гадәти тормышларында файдаланган әйберләрнең рәссамнар тарафыннан чын сәнгать әсәрләре буларак бизәлгәнен ачык күрәбез.

            Рус кәсепчелеге эшләнмәләрендә рус традицион мәдәниятенең үзенчәлекле сыйфатлары һәм кабатланмаслыгы чагыла. Һәр һөнәрчелектә ул барлыкка килгән җирнең үзенчәлеге чагыла. Мәсәлән, павлопосад һәм Оренбург яулыклары, Вологда һәм Нократ челтәрләре, гжель һәм Ростов финифте, Дымково һәм Филимоново уенчыклары, Городецк, хохлома, палех, жостов бизәкләре, каслин коюы һ.б. ларны атарга була. Россия халык кәсепләренең күп төрлелеге турында күргәзмә документларыннан таныша аласыз.

 

Күргәзмә 2020 елның 31 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International