Дуслык йортында очрашу

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

2020 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында күренекле башкорт сатирик язучысы, шагыйрь һәм журналист Марсель Сәлимовның «Чорына күрә җыры» дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Әлеге китап 2019 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән.

Марсель Сәлимов – Мәскәү, Казан, Уфа нәшриятларында басылган 45 китап һәм Россия халыклары әдәбияты тарихында тирән эз калдырган сатирик икетомлык авторы. Әсәрләре кырыктан артык телгә тәрҗемә ителеп, төрле төбәкләр һәм чит илләр басмаларында да дөнья күргән.

Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре китапханә фондларыннан һәм авторның шәхси китапханәсеннән алынган китаплардан кызыклы һәм эчтәлекле күргәзмә тәкъдим итте. Күргәзмәдә әдип әсәрләренең күпсанлы басмалары һәм аның иҗатын чагылдырган китаплар һәм журналлар урын алды.

Күргәзмәне язучылар, әдәбият галимнәре һәм журналистлар, чакырылган кунаклар зур кызыксыну белән карады.

 

 

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International