Француз шансонының мәшһүр романтигы

2013 елның 26 марты, сишәмбе
2013 нче елның 18 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) француз җырчысы, композитор, музыкант Джо Дассенның (1938-1980) тууына 75 ел тулуга багышланган тематик кичә узды.





Очрашуда Казан федераль университеты студентлары катнашты. Кичә программасы түбәндәге өлешләрдән торды:
– «Джо Дассен – дәверләр җырчысы» (татар һәм француз телләрендә);
– «Шансон һәм шансонье» презентациясе;
– Джо Дассен башкаруындагы танылган җырлардан өзекләр тыңлау;
– Күренекле җырчы, композитор һәм музыкантның тормыш һәм иҗат юлына багышланган видеофильм карау.









Кичәдә катнашучылар язып калдырган бәяләмәләр күп буыннар яратып тыңлаган француз шансоны романтигына багышланган кичәнең уңышлы узуы турында сөйли.






























ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International