Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) декабрь ае дәвамында «Үз үзең һәм дөнья белән ярашып яшәү» дип аталган күргәзмә эшли. Ул 3 нче декабрьдә билгеләнеп үтүче Халыкара инвалидлар көненә багышланган.
Милли китапханә «Дөньякүләм мәгълүмат киңлегендә университет китапханәсе» 2 нче Халыкара конференциясендә катнашты.