2018 нче елның 21 нче февралендә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Халыкара Туган тел көненә багышланган зур кичә булып узды. Аны үткәрүдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә үзеннән зур өлеш кертте. «Казан» милли-мәдәни үзәге күргәзмәләр залында Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге, вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре «Тел язмышы – милләт язмышы» дип аталган бай күргәзмә оештырды.