Балаларны яклау көне уңаеннан "Хөррияттән Әкият"нең яңа чыгарылышы

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

ТР Милли китапханәсе «Хөррияттән Әкият» проекты өчен аудиоәкиятләр яздыра башлады. Яңа чыгарылышта Абдулла Алишның "Куян кызы" әкиятен опера җырчысы Илүсә Хуҗина укый.

Китапханә халык әкиятләреннән алып заманча әсәрләргә кадәр тәкъдим итә. Әкиятләр ике телдә – татар һәм рус телләрендә – чыга. Ә дикторлар – китапханәнең дуслары: язучылар, җырчылар, актёрлар, китапханәчеләр һәм укучылар.

Аудиоәкиятләрне сабыйларга йоклар алдыннан кабызырга яки гаилә белән бергәләп тыңларга була.

«Хөррияттән Әкият» һәр сишәмбе 21:00 сәгатьтә ВКонтакте, Apple Podcasts һәм Яндекс.Музыкада подкаст форматында чыга. Уңайлы платформаны сайлау өчен сылтама.

Проект Yummy Music белән берлектә эшләнелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International