Милли китапханә "Казан ярминкәсендә"

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

2022 елның 9-10 сентябрь көннәрендә "Казан ярминкәсе" территориясендә "Ислам Нуры" мөселман мәдәнияте күргәзмәсе булып узды. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган республика чаралары кысаларында оештырылган иде.

Әлеге чараданТР Милли китапханәсе дә читтә калмады. Шушы уңай белән ярминкәнең 3 нче павильонында татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре "Ислам нуры" дип аталган зур китап күргәзмәсе оештырды.

Күргәзмәдә Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә, ислам дине нигезләре һәм йолаларына, Корьәнгә, мәчет һәм мәдрәсәләргә, күренекле дин эшлеклеләренә, сәнгать һәм татар (мөселман) киемнәренә багышланган китаплар урнаштырылды.

Күргәзмәгә килүчеләрдә Милли китапханәнең кульязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән күренекле дин эшлеклеләренең портретларыннан, мәчетләр һәм мәдрәсәләр төшерелгән рәсемнәрдән, революциягә кадәр чыккан татар вакытлы матбугаты һәм дәреслекләрдән торган мультимедиа экспозициясе зур кызыксыну уятты.

"Казан ярминкәсе" җитәкчелеге күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International