Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы китапханәчеләрен күчмә укыту

2022 елның 28 октябре, җомга

2022 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Ольга Ивановна Зуева Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының китапханә хезмәткәрләре өчен өйрәтүче семинар үткәрде.

«Муниципаль китапханәләр эшендә Цифрлаштыру технологияләре» темасына ясалган чыгыш  презентация белән үрелеп барып, тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Семинарда катнашучылар игътибарына китапханәләрнең социаль челтәрләрдә, «PRO.Культура.РФ» платформасында эшчәнлек алып бару, туры эфирлар оештыру, «Пушкин картасы» проектының мөһимлегенә басым ясалып, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International