Кол Галинең тууына 840 ел

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге шагыйрь Кол Галинең тууына 840 ел һәм аның мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» поэмасын иҗат итүгә 790 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе әзерләде.

Атаклы шагыйрь Кол Галинең гуманистик традицияләре төрки телле әдәбият формалашуга зур йогынты ясаган. Ул болгар-татар язма шигъриятенә нигез салучы булып тора, аның поэмасы урта гасыр әдәбиятының алтын фондына кергән.

Китапханәнең классик уку залында тәкъдим ителгән экспозициядә ‎кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондларында сакланучы кыйммәтле документлар урын алган. Алар арасында кыйссаның XVII-XIX йөзләргә караган кулъязма нөсхәләре дә, XIX-XХI гасырларда дөнья күргән басма китаплары да бар.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International