Күренекле каләм иясенең тууына 120 ел

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Татарстан Милли китапханәсе сайтында дөнья күргән, «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре»  сериясеннән төзелгән «Гадел Кутуй» биобиблиографик белешмәлеге тулыландырылды. Анда соңгы биш елда дөнья күргән материаллар, яңа мәгълүмат чыганаклары өстәлде.  Бу күренекле каләм иясенең тууына 120 ел тулуны искә алып эшләнде.

Гадел Кутуйның (Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев) иҗади эшчәнлеге 1920 нче еллар башында активлашып китә. Әдипнең егерменче еллардагы әдәби иҗаты жанр төрлелеге белән аерылып тора. Ул шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза. 1923 нче елда «Безнең юл» журналында «Яшь футурист шагыйрь» дигән исем белән, аның бер төркем шигырьләре дөнья күрә. 1924 нче елда исә «Көннәр йөгергәндә» исемле иң беренче җыентыгы нәшер ителә. Бу чорда әдип «Кызыл Татарстан», «Красная Татария» газеталарында, «Безнең юл», «Яңалиф», «Авыл яшьләре», «Чаян» журналларында күпсанлы фельетоннар, очерклар, мәкаләләр бастыра, Татар академия театрының һәр яңа спектакленә диярлек рецензияләр язып бара. Г. Кутуй публицист, җәмәгать эшлеклесе, прозаик, драматург, шагыйрь, театр тәнкыйтьчесе, әдәбият укытучысы буларак таныла.

1935 елда Г. Кутуйның атаклы әсәре – «Тапшырылмаган хатлар» повесте басылып чыга. Повесть СССР һәм дөнья халыклары телләренә дә тәрҗемә ителеп күп буын укучыларының яратып укый торган китапларыннан берсенә әверелә. Бөек Ватан сугышының беренче елында Гадел Кутуй патриотик шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр яза. Сталинград сугышында катнашканнан соң ул «Без – сталинградчылар» нәсерен, 1945 елда исә тагын бер патриотик хисләр белән сугарылган «Сагыну» нәсерен иҗат итә. 1944 елда бик кыска иҗади ялга Казанга кайткач, «Рөстәм маҗаралары» исемле фантастик-хыялый повестен иҗат итә. Ул аны улы Рөстәмгә багышлап яза.

Әлеге электрон белешмәлектә Г. Кутуйның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган мәкаләләр, язучы турында замандашларының һәм якыннарының истәлекләре, әсәрләре, аларның аудиоязмалары, методик материаллар, фотолар, видеоязмалар тупланды. Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бирелде. Биредә Г. Кутуйның китаплары, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, шулай ук язучы хакында дөнья күргән аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге урын алды.
Интернетта Г. Кутуйга багышланган сайтларга сылтамалар да китерелде.
Белешмәлек татар, рус, инглиз телләрендә төзелде.

Электрон белешмәлек белән түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/kutui.htm

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International