Балык Бистәсендә китапханәчеләр семинары

2024 елның 29 марты, җомга

28 мартта Балык Бистәсе муниципаль районы Үзәк китапханәсендә, быелгы Гаилә елы кысаларында, китапханәчеләр өчен «Гаиләне берләштерүдә китап зирәклеге булыша» дигән семинар үткәрелде.

Семинарда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе З.Ә.Җамалиева, Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының социаль-мәдәни даирә бүлеге җитәкчесе Л.В.Кәримуллина катнашты.

Гаилә елында халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру әлеге очрашуның төп темасы булды.

Милли китапханәнең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе З.Ә.Җамалиева гаиләне классик һәм заманча әдәбиятның иң яхшы үрнәкләренә җәлеп итү эшенең төп юнәлешләре, гаиләгә мәгълүмати-хокукый ярдәм күрсәтү, гаилә белән китап уку традицияләрен торгызу зарурлыгы турында сөйләде.

Шулай ук Балык Бистәсе үзәкләштерелгән китапханәләр системасының тәҗрибәле белгечләре дә чыгыш ясады.

Семинар кысаларында күренекле язучы, популяр әсәрләр авторы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, әдәбият галиме, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу уздырылды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International