Каюм Насыйриның «Коръәнгә ачкыч»ы

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

2016 нчы елның 23 нче июнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә мәшһүр татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның «Мифтах әл-Коръән» («Коръәнгә ачкыч») хезмәте кулъязмасына нигезләнгән яңа басма тәкъдир ителде.

Үз эченә Коръәннең 46 200 гыйбарәсен сыйдырган әлеге хезмәтне Каюм Насыйри дүрт ел дәвамында башкарган һәм аны 1886 нче елда тәмамлаган. Олуг галим бу хезмәтен иҗтиһадының иң югары казанышы буларак бәяләгән.

Кичәне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор  урынбасары Ирек Габделхәй улы Һадиев ачып җибәрде. Казан шәһәрендәге Каюм Насыйри музее җитәкчесе Раушания Фаил кызы Шәфигуллина Насыйриның тормыш һәм иҗат юлы белән кыскача таныштырды, яңа басма турында зур осталык белән һәм бик җентекләп сөйләде. Россия Ислам университеты мөгаллимәсе Резеда ханым Сафиуллина «Мифтах әл-Коръән» хезмәтенең милли-мәдәни һәм фәнни-рухи хәзинәләребез рәтендә үзенә күрә бер күркәм, тиңдәшсез урын табуы, диндә-телдә кардәшләребез булган халыклар арасында милләтебезгә горурлык өстәве турында әйтеп үтте. Каюм Насыйри шәхесенә югары бәя бирде.

Килгән кунаклар Каюм Насыйриның тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган китап күргәзмәсе белән дә танышты.

Әлеге кичә җәмәгатьчелеккә олуг галим Каюм Насыйри эшчәнлеген һәм хезмәтләрен тирәнрәк аңларга, татар халкының рухи-мәдәни-фәнни дөньясының байлыгына һәм зурлыгына тагын бер кат инанырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International