Яраткан кинофильмнардан җырлар

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

2016 нчы елның 21 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт)  «Без яраткан кинолардан җырлар» исемле тематик кичә узды. Ул Россия киносы елына багышланды.

Кичәдә «Романсиада» конкурсы лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Юлия Җиһаншина һәм шагыйрь, тәрҗемәче, режиссер Алексей Гомазков катнашты. Җырчы Ю.Җиһаншина ХХ гасырның 30-80 нче елларында бик популяр булган кино җырларын һәм романсларын башкарды. Шулай ук залда композиторлар И.Дунаевский, Б.Мокроусов, А.Цфасман, Я.Френкель иҗат иткән җырлар яңгырады. Концерт программасында шул чорларда бик популяр булган романсларга өстенлек бирелде.

Совет кинематографиясе тамашачыларга бик күп яхшы фильмнардан матур җырлар бүләк итте. Алар хәзер дә яратып башкарыла. Ул вакытта чыккан киноларны җырларсыз күз алдына да китереп булмый. Җырлар әлеге кинолардан аерылгысыз, күп кинофильмнар аларда яңгыраган җырлар аркасында киң популярлык казанды. Хәзерге «саундтрек» дип атала торган көйләрне элекке совет киноларында гади генә итеп «кино музыкасы» дип йөртәләр иде.

  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International