Габдерәшит Ибраһимов юбилеена карата

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

   Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге төп бинадагы Зур уку залында җәмәгать, дин һәм сәясәт эшлеклесе, публицист Габдерәшит Ибраһимовның (1857–1944) тууына 160 ел тулуга багышланган «Мәшһүр Рәшит казый» исемле күргәзмә тәкъдим итә.

Күренекле ислам галиме Рәшит казый Ибраһимов – дини һәм милли мәнфәгатьләрне алга сөргән, дөньяның бөтен мөселманнарын ислам байрагы астына тупларга хыялланган, татарларны үз хокуклары өчен көрәшергә өндәгән шәхес. Япониянең беренче мөфтие, ислам буенча рәсми япон дәүләт оешмасының рәисе булган.

Күргәзмәдә Габдерәшит Ибраһимовның тормыш юлын, иҗатын һәм эшчәнлеген яктырткан китаплар куелган. Болар – автор үзе исән чагында дөнья күргән, хәзер Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында саклана торган басмалар. Араларында «Тәрҗемәи хәлем, яки башыма киләнләр», «Дәүре галәм» («Дөнья буйлап сәяхәт», 1909), «Вөҗдан мөхакәмәсе» («Намус хөкеме», 1906), «Сабахе садыйк» («Уяну», 1906), «Һәр кемгә кирәк» (1906) дип аталганнары бар. Рәшит казый 1900–1903 нче елларда Петербургта нәшер иткән «Миръат» («Көзге») альманахының 5 саны да, һичшиксез, кызыксыну тудырыр.

Болардан тыш күргәзмәдә Габдерәшит Ибраһимовка багышлап соңгы елларда чыгарылган китаплар һәм әсәрләренең яңа басмалары да куелган. 2014 елда Мәккәдә кабаттан бастырылган «Минем тормышым һәм Хиҗазга сәяхәтем (1296–1302 һ.)» һәм 2011 елда «Җыен» нәшрияты тарафыннан «Шәхесләребез» сериясендә нәшер ителгән «Габдерәшит Ибраһим: фәнни-биографик җыентык» китаплары аерым игътибарга лаек.

Күргәзмә 2017 елның июнь ае ахырына кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International