Татарстан районнарына җәйге мәдәни сәфәрләр дәвам итә

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов үзе үткәргән бер киңәшмәдә авыл клублары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, аларда үткәрелә торган чараларга халыкны күбрәк җәлеп итү зарурлыгын ассызыклап әйткән иде. Президентның шушы күрсәтмәсенә таянып, Татарстан Мәдәният министрлыгы зур шәһәрләрдәге һөнәри оешмалар һәм коллективларның 2017 нче елның җәй айларында республикабыз муниципаль районнарындагы авыл җирлекләренә иҗади сәфәрләре (концертлар, спектакльләр, күргәзмәләр кую, әдәби очрашулар, кичәләр һ.б. үткәрү) план-графигын төзеде.

Әлеге план-график кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге хезмәткәрләре 12 нче июль көнне Балык Бистәсе районының үзәк китапханәсенә бардылар. Алар район оешуның 90 еллыгына багышланган, барлык китапханәчеләр белән берлектә үткәрелгән «Әдәбият канатларында туган җир буйлап» дигән әдәби сәяхәттә булды.

Милли китапханә вәкиле катнашкан чираттагы мәдәни чара Кукмара районының Купка авылы китапханәсе тырышлыгы, район үзәк китапханәсе булышлыгы белән шушы авылның клубында 20 нче июль көнне оештырылды. Бу очрашу кичәсе «Туган җирем, туган телем, туган анам – сезне сөям, сезгә мәңге тугры калам» дип аталган иде. Кичә дәвамында күп темалар кузгатылды: Купка авылының һәм Кукмара төбәгенең табигате дә, экологик халәте дә, үсемлекләр дөньясы да, биредә туып-үскән күренекле шәхесләр дә, әдәби иҗат та, авылларга багышлап иҗат ителгән шигырь-җырлар да, авыллар тарихын өйрәнү һәм китаплар чыгару, электән калган истәлек-ядкәрләрне саклау мәсьәләләре дә чагылыш тапты. Ни гаҗәп, болар барысы да шулкадәр оста итеп яраштырылган һәм үзара бәйләнгән иде ки, сценарийны төзүчеләргә «афәрин»нән башка бер сүз әйтерлек түгел. Клуб залына җыелган халык чыгыш ясаучыларны йотылып карады һәм тыңлады, экранда күрсәтеп барылган өстәмә мәгълүматларны да игътибарсыз калдырмады. Авыл китапханәчесе Рәхилә ханым Йөзмөхәммәтованың тагын бер отышлы эш алымы – кичәгә, өлкәннәр белән беррәттән, төрле яшьтәге балаларны күпләп катнаштыруы.

Килгән кунаклар – Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте мөгаллимәсе, бик күп китапханәчеләрнең укытучы-остазы, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Фәридә Хәбибрахманова, Алабугадан мөгаллимә, биолог һәм шагыйрә, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзасы Тәслимә Кәримова, композитор Владимир Мироваев һәм җырчы Гөлчәчәк Мироваева сәхнәдә истәлекләр, шигырьләр, җырлар белән чыгыш ясадылар,  «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире урынбасары Габделбәр Ризванов, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Ирек Һадиев авыл китапханәсе фондына күпсанлы китаплар бүләк иттеләр.

Онытылмаслык матур очрашу турында «Ватаным Татарстан» газетасының 22 нче июль санында Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы библиографы Фәния Рәхимованың «Була ул, эшлибез» дигән мәкаләсе дә дөнья күрергә өлгерде (электрон версиясен шушы сылтама аша укырга мөмкин: https://www.vatantat.ru/index.php?pg=1638).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International