Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Укырга тәкъдим итәбез
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре: белешмәлекләр
Габдулла Кариев - татар театрының атасы
Артист Габдулла Кариев
Артист Габдулла Кариев
Чыганак:
http://forum.belem.ru/index.php?act=calendar&cal_id=1&code=showevent&event_id=264
Г. Кариев (Миңлебай Хәйруллин) — беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе. Ул 1886 елның 8 маенда Татарстанның хәзерге Октябрь районы Күлбай-Мораса авылында Хәйрулла абзый гаиләсендә туа. Миңлебай башлангыч белемне туган авылында ала. Ул шулкадәр зирәк бала була, 12 яшендә Коръәнне яттан өйрәнә. Мондый зирәк баланың «мужик» исеме белән Миңлебай дип йөртелүе авыл мулласы Зарифка бер дә ошамый. Ул үзенең яраткан шәкертенә Габдулла (Алла колы) исеме бирә. Һәм Миңлебай халык арасында «Габдулла карый» дип йөртелә башлый.
1904 елны ул Җаек (Уральск) шәһәренә укырга китә. Монда ул, җырчы, сүз остасы, мәзәкче буларак, төрле әдәби кичәләрдә катнаша. Шушы чорда Габдулланың фамилиясе, «карый» сүзенә нигезләнеп, Кариев дип йөртелә башлый.
Җаекта Г. Кариев татар халык шагыйре Г. Тукай һәм күренекле җырчы, җәмәгать эшлеклесе Камил Мотыйгый Төхфәтуллин) белән очраша һәм алар якын дуслар, фикердәшләр булып китәләр.
Беренче рус революциясе алды елларында Уральскида шәкертләр хәрәкәте башлана. Бу хәрәкәттә катнашкан 19 яшьлек Габдулла, шәкертләр хәрәкәте бастырылганнан соң, туган авылы Морасага кайта. Озак та үтми, Габдулланы эзләп, авылга полиция кешесе килә. Ләкин староста Габдулланы полициягә бирми, качырып кала. Соңыннан Габдулла староста ярдәме белән Хәйруллин фамилиясен Кариевка алыштырып, ялган паспорт ала һәм 1905 елның көзендә туган авылыннан тагын чыгып китә. Шулай итеп, үзенең таланты белән татар дөньясын таң калдырган Габдулла Кариев түбәннән, татар тормышының төбеннән күтәрелә.
Г. Кариев тормышын тулысы белән татар халкының мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә багышлый һәм милли театрның нигез ташын салучыларның берсе булып таныла.
Артист Г. Камал әсәрләрендәге образларны аеруча яратып башкара. Ул әдәби әсәрдә сурәтләнгәннәр белән генә чикләнеп калмый, персонаж прототипларының психологиясен, гореф-гадәтләрен, үз-үзләрен тотышларын һәм сөйләшү үзенчәлекләрен өйрәнә. Шулар ярдәмендә җыелма образлар иҗат итә. Мәсәлән, шундый образлардан Хәмзә («Беренче театр»), Әхмәтҗан («Бүләк өчен»), Сираҗи («Банкрот»), Мөхәммәтҗан Хафиз («Безнең шәһәрнең серләре») һ. б. күрсәтергә мөмкин. Г. Кариев, репертуарны киңәйтү нияте белән, төрле язучыларга мөрәҗәгать итә. Ф. Әмирханның «Яшьләр» драмасын, азәрбайҗан язучысы П. Вәхиревнең «Мөсибәте Фәхретдин» исемле әсәрен сәхнәгә куя. Үзе дә «Артист» исемле комедия яза.
1917-1918 елларда Г. Кариев җитәкләгән «Сәйяр» труппасы М. Горькийның «Мещаннар», А. Чеховның «Чия бакчасы», М. Фәйзинең «Галиябану» һәм башка әсәрләрен сәхнәләштерә.
Г. Кариев - халыкның талантлы, алдынгы фикерле улы. Ул театрны бөтен йөрәге белән ярата. Язучы Г. Ибраһимов аның турында: «Кариев өчен тормыш, дөнья, бәхет, сәгадәт юк, тик театр бар, шул театрны үстерү өчен, шуның белән көю бар иде», — дип язды.
«Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр», — дип бик еш кабатлый торган була Г. Кариев. Чынлап та, исемен алтын хәрефләр белән язарлык театр төзеп калдырды ул.
Кызганычка каршы, Г. Кариевка татар театрына бәйле барлык ниятләрен дә тормышка ашырырга насыйп булмый. Ул 1920 елның 28 гыйнварында Казанда тиф авыруыннан үлә. Аны күмү җеназасына Казанның меңнәрчә халкы катнаша. Иң якын дусларыннан К. Тинчурин кабер өстендә соңгы сүзен әйтә, ә Ф. Бурнаш дусты истәлегенә язылган шигырен укый.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз