Остазыбыз (Г. Болгарская)

Чыганак: Габдулла Кариев: тарихи-документаль җыентык / төз.-авт. М.Г. Арсланов.- Казан: Җыен, 2011.- 608 б. – (“Шәхесләребез” сериясе).

Габдулла Кариевның татар театрын үстерүдә хезмәте бик зур булды. Сәхнә остасы, беренче укытучым буларак, аңа ихтирамым зур. Сәхнәгә беренче аяк басуым да Габдулла Кариев аркасында булды. Ничек «Сәйяр» труппасы артисткасы булып китүем әле дә хәтеремдә.
1910 елның җәй айлары. Ул чакта «Сәйяр» труппасы Казанның «Эрмитаж» бакчасында спектакльләр куя иде. Минем иптәшләрем театр карап кайткач, анда булган хәлләрне сөйләп, мине дә барырга бик кызыксындырдылар. Ләкин, әтинең бу эшкә бик каршы булуы аркасында, мин теләгемә ирешә алмый идем. Көннәрнең берендә, иптәшләремә барам дип хәйләләп, «Эрмитаж» бакчасына беренче мәртәбә театр карарга бардым. Ул кичне «Сәйяр» труппасы «Хатыннар эше» һәм «Көнче ир» исемле тәрҗемә комедияләрне тамашага куя иде. Минем белән театр карарга барган иптәшләремнән берсе артистларны белә икән. Ул мине алар белән таныштырды. Спектакль башланырга бер-ике минут калгач, кинәт мине сәхнә артына чакырдылар. Эш болай, имеш: «Хатыннар эше» дигән комедиядә җөйче кыз булып сәхнәгә чыгып, бер-ике сүз әйтергә хатын-кызлары җитешми икән. Артистлар мине күрү белән әйләндереп алдылар, ә Кариев шул рольне башкаруымны үтенде. Минем бу эшне беренче күрүем, аның рәтен дә белмим; театр уйнаганымны түгел, караганымны гына белсә дә, әти кирәкне бирер дип, никадәр уйнамаска тырышсам да, ай-ваема карамыйча, төрлесе төрле яктан ялынып-ялварып, әтиеңә һич тә беленерлек итмәбез дип, бер артистка мине киендерә башлады. Кемдер битемне
буярга кереште, Кариев кулындагы китаптан карап, мин чыгып әйтергә тиеш булган сүзне кат-кат миңа өйрәтә башлады. Менә бервакыт Кариев: «Сезгә керергә вакыт җитте, туташ»,- диде. Минем ике битем ут кебек яна, йөрәгем сикереп чыгардай булып тибә... Кемдер мине, кулыма бер төен тоттырып, сәхнәгә кертеп җибәрде. Мин өйрәтелгән сүзне әйткәнемне төштә кебек кенә хәтерлим, әмма сәхнәдән ничек кире чыгып киткәнемне белмим. Сәхнә артында мине тагын да артистлар әйләндереп алып: «Һәйбәт, туташ, рәхмәт, безне зур бәладән коткардың»,- дип, Кариев миңа: «Болай булгач, сез, туташ, артистка була аласыз инде»,- дип, рәхмәтләр укып, кулымны кыстылар.
Аның ышаныч баглап, уеныма карата җылы сүзләр әйтүе мине канатландырып җибәрде һәм мин «Сәйяр» труппасының артисткасы булып киттем. Дөрестән дә, Кариев, әйткән сүзендә торып, минем иҗади яктан үсүемә зур игътибар бирде, мин труппаның героинясы булып киттем.
Билгеле, ул елларда артистларның тормыш ягы шәптән түгел иде. Бер шәһәрдә генә торып уйнарга мөмкин булмаганлыктан, төрле авырлыклар, михнәтләр чигәргә туры килде. Әмма Кариев сәхнә эшчәнлегебездә безгә дәрт һәм илһам бирде, труппаның оста җитәкчесе булды. Кариев труппасының үсәчәгенә ышанып яшәдек.
1910 елны Габдулла Кариев Гогольнең «Өйләнү» исемле комедиясендә Подколесин ролен башкарды. Кариев сәхнәдә татар типларын тиңдәшсез оста башкарганы кебек, рус классигы әсәрләрендә дә үзен сынатмады. Аның тарафыннан типик итеп иҗат кылынган Сәлим бай («Помада мәсьәләсе»), Сираҗетдин Туктагаев («Банкрот»), Надир («Надир-шаһ»), шкафчы Хафиз («Безнең шәһәрнең серләре»), Хәмзә («Беренче театр»), городничий («Ревизор»), Хәсән («Әлмансур»), Лопахин («Чия бакчасы») һәм башка образларны иҗат итте. Без күбрәк тәҗрибә юлы белән һөнәребезне үстерә алдык. Кариев белән миңа еш партнер булып уйнарга туры килгәнлектән, ул осталыгымны камилләштерүдә ярдәм итте. «Банкрот» комедиясендә Сираҗетдин Туктагаев ролендә аның белән очрашкан күренешләрдә мин аны чын-чыннан гакылыннан шашкан кеше дип ышана идем. «Ә сәхнәдә уйнаучы шундагы вакыйгага үзе ышанса гына тамашачыны ышандыра ала»,- ди торган иде Кариев.
Сәхнәбездә онытылмас зур эз калдырган, татар театрын аякка бастырган Габдулла Кариевны зур ихтирам белән искә алабыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International