Татар театры гасырлар чатында (Л. Шакирҗанова)

Чыганак: Халкым минем.- 2011.- Март

Татар театрына 105 ел. Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате - милләтебезнең казанышы һәм горурлыгы ул. Рус драматургы А. Н. Островский фикеренчә, театр оешу - милләтнең камиллеген, өлгереп җиткәнлеген раслаучы зур тарихи вакыйга. Россиядә театр сәнгатенең XVIII гасыр урталарында мәйданга чыгуын искә алсак,империя биләмәләрендә туган милли театр өчен 105 ел аз тарих түгел. Гәрчә үткәнебезне барлаганда, без, халкыбызның бай мираслы, әдәбиятлы булуы белән бергә,асылда бик борынгыдан җор, тапкыр, үткен һәм шук телле, җыр-моңга, тамашага һәвәслеген дә күрербез. Аулак өйләр, Сабантуйлар — моның ачык мисалы. Шуңа да кешенең бар осталыгын, сәләтен күрсәтүгә корылган Сабантуй бәйрәме үзенең миллилеген югалтмыйча, бүген дөнья мәйданына чыгып бара.
Татар театры турында да нәкъ шуны әйтергә мөмкин. Россия чикләрен каплаган «тимер пәрдә»ләр ачылу белән, милли театр үзенең бер гасырлык мирасын чит ил тамашачыларына да җиткерә башлады. Германия, Финляндия, Төркия, Бөекбритания, Колумбиядә узган уңышлы гастрольләр — бүгенге татар театрының дөньядагы зур тарихлы мәшһүр театрлардан калышмый гына түгел, ә бәлки алар дәрәҗәсендә иҗат итүен исбатлады.
Ил тарихы,халык язмышы белән бергә үрелеп барган театр биографиясендә җиңүләр һәм фаҗигаләр дә,казанышлар һәм югалтулар да җитәрлек. Бу иҗади эшчәнлектә дистәләгән, йөзләгән фидакарь, талантлы режиссер, драматург, артист, рәссам, музыкант һәм театр сәнгатен тудыручы башка һөнәр ияләре катнашкан.
XIX гасырның икенче яртысында татар дөньясында театр белән чын мәгънәсендә кызыксыну башлана. 1887 елда Г. Ильяси тарафыннан «Бичара кыз» исемле беренче пьеса языла һәм өй шартларында куела да. Бер елдан соң Ф. Халиди «Рәдде бичара кыз» драмасы белән бу өлкәдә икенче адым ясый. Тагын берничә елдан булачак мәшһүр драматург Г. Камалның беренче әсәре булган «Бәхетсез егет» драмасы, Г. Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш» пьесасы да укучыларга барып ирешә.
Мөгаллим, шәкерт, приказчик, гимназист яшьләр катнашында мәдрәсәләрдә, укымышлы гаиләләрдә өй шартларында спектакль-тамашалар уйнала башлый.
1905 елгы Беренче рус революциясе рухи иреккә омтылган татар халкы өчен зур этәргеч була. Милли матбугатка юл ачыла, татарча әдәби-музыкаль кичәләр ешая. Мондый күренешләр халкыбыз күпләп яшәгән Уфа, Оренбург, Әстерхан, Орск, Уральск һ.б. төбәкләрдә дә күзәтелә.
1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә,бу кичтә сәхнәдә «Кызганыч бала» драмасы һәм «Гыйшык бәласе» комедиясе уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә.
Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган мөгаллим, талантлы музыкант һәм жырчы И. Кудашев-Ашказарский 1907 елда Оренбургта кечкенә театр төркеме оештырып, Идел буйлап беренче гастрольгә чыга. Бу — профессиональ татар театр труппасының яши башлавы була.
Соңрак Түбән Новгородта труппага «беренче татар артисткасы» булып танылачак Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм үзе исән чагында ук «татар театрының атасы» дип йөртеләчәк, тарихка артист,режиссер, «Сәйяр» труппасының җитәкчесе Габдулла Кариев булып керәчәк 21 яшьлек Миңлебай Хәйруллин кабул ителә. «Сәйяр» — 1908 елда труппага театрның дусты, киңәшчесе бөек шагыйрь Г.Тукай кушкан исем (күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә). Татар театры тууга, дөрес юнәлеш алуга Г. Камал Г. Тукай, Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, Г. Коләхмәтов кебек талантлы яшь әдипләрнең дә тәэсире һәм ярдәме гаять зур була. «Сәйяр» труппасы барлык авырлыкларны җиңеп, 10-12 ел эчендә тормышчан, халыкчан һәм рухи тәрбия чыганагы булып җитешкән милли театрга әверелә.
Татар әсәрләре белән бергә сәхнәдә һәр чорда рус, дөнья драматурглары әсәрләре дә куела. Драматурглар Г. Камал, Г. Исхакый, Ш. Камал, М. Фәйзи, Ф. Бурнаш, К. Тинчурин, Мольер, Ф. Шиллер, У. Шекспир, Н. Гоголь, А. Чехов, М. Горький, А. Островский әсәрләрендә Г. Кариев, С. Гыйззәтуллина-Волжская, Н. Сакаев, В. Мортазин-Иманский, Г. Болгарская, Б. Болгарский, Ф. Ильская, К. Шамил, 3. Солтанов, Н. Таҗдарова, Н. Арапова, Камал I, Камал II, Ш. Шамильский, Ә.Синяева кебек яшьләр,күбесенең махсус театр белемнәре булмаса да, профессиональ зур артистлар булып өлгерәләр.
1912 елда С. Гыйззәтуллина-Волжская Уфада «Нур» исемле икенче татар театры труппасы, Оренбургта 1915 елда В. Мортазин-Иманский өченче труппа - «Ширкәт»не оештыра. 1917 елга Г. Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» артистлары Россия күләмендә даны таралган, театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр күзлегеннән дә иҗади җитлеккән, чын сәнгать югарылыгына күтәрелгән һәм тамашачыларның мәхәббәтен казанган труппа булып килеп керә. Октябрь революциясе театр тормышына яңа борылыш, сынаулар алып килсә дә, труппа барыбер катлаулы үзгәрешләргә карамый,актив эшчәнлеген дәвам итә. Гражданнар сугышында артистлар төрле фронт бригадаларында хезмәт күрсәтә. Урта Азиядәге тугандаш республикаларның милли театрларына беренче юл күрсәтүчеләр дә,бөтен илдә дистәләгән татар театрлары тууга ярдәм итүчеләр дә татар артистлары була.
1922 елда «Сәйяр» труппасы нигезендә дәүләт театры төзелә, җитәкчесе итеп Г. Кариевның шәкерте - артист, режиссер, драматург К. Тинчурин билгеләнә. 1926 елда театрга Академия исеме бирелә, ә 1939 елдан ул Г. Камал исемен йөртә.
1923 елда Казанда театр техникумы ачыла һәм татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә. 1926 елда труппа техникум тәмамлаган беренче профессиональ артистлар Г. Булатова, Г. Нигъмәтуллина, Г. Кайбицкая, X. Сәлимҗанов кебек яшь талантлар белән тулылана. Татар театрлары өчен артистлар һаман да Казан театр училищесында тәрбияләнә. 1920 елларда К.Тинчурин татар тамашачысының җырлы әсәрләргә мәхәббәтен яхшы тоеп, драматургиядәге иҗаты белән дә, режиссер һәм җырчы артист сыйфатында да музыкаль драма жанрын үстерүгә зур өлеш кертә. 1922 елда музыка бүлеген җитәкләргә талантлы композитор С. Сәйдәшев чакырыла.Ул музыка язган «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе»,«Сүнгән йолдызлар», «Наемщик», «Кандыр буе» спектакльләрендә С. Айдаров, Г. Кайбицкая, Р. Кушловская, С. Садыйкова кебек артистларның җыр таланты ачыла. Академия театрында туган музыкаль драма жанры татар опера театры оешуга нигез була. 1925 елда куелган «Сания» исемле беренче татар операсында драма артистлары да катнаша.
1934-1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясен тәмамлап кайткан яшьләр нигезендә 1939 елда Казанда опера театры оеша.
Театрның Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлеге күпкырлы. Артистларның күбесе фронтка алына. 23 театр хезмәткәре яу кырында ятып кала. Артистлардан фронт концерт бригадалары төзелә. Госпитальләрдә дежур тору, авыл хуҗалыгына булышу, фронт файдасына планнан тыш концерт-спектакльләр кую белән бергә, бу елларда 23 премьера күрсәтелә. Классика җәүһәрләре һәм сугыш темасына язылган «Мәрьям», «Миңлекамал» кебек спектакльләр халыкка рухи көч бирә. Бу изге тема репертуардан беркайчан да төшми. «Тормыш җыры», «Муса Җәлил», «Моңлы бер җыр», «Тол хатыннар, тол кызлар», «Бер төн», «Телсез күке» спектакльләре - шуның күренекле үрнәкләре.
1944 елда,сугыш дәвам итүгә карамастан, татар театры өчен югары белемле артистлар әзерләү максатыннан, Мәскәүдә, А.В.Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтында (ГИТИС) татар студиясе ачыла. 1950 елда Академия театрына яшь артистлар П.Исәнбәт, Р.Бикчәнтәев, Г.Камалова, Ш.Әсфәндиярова, А.Галиева, Д.Ильясов, А.Хәйруллина, А.Харисова,Р.Әхмәрова һ.б. килеп кушыла,бу талантлы төркем татар театрын яңа баскычларга күтәрә. Театрда Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге Югары театр училищесында, Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтында махсус белем алган тагын өч милли студия бар. Аларда тәрбияләнгән Р.Таҗетдинов, Р. Шәрәфиев, Н. Ихсанова, Ә. Шакиров, Н. Дунаев, Г.Исәнгулова, Ф.Әхтәмова, И.Әхмәтҗанов, Г.Шәрәфиев, И.Төхвәтуллина, И.Габдрахманов һәм башкаларның иҗаты татар сәхнәсе тарихында лаеклы урын алып тора.
1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Г. Камал исемендәге театр зур уңыш казана. Төп рольләрне башкаручы X. Әбҗәлилов, театр тарихында беренче булып, «СССРның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек була (бу исем төрле елларда Ф. Халитов, Г. Шамуков.Ш. Биктимеров, М. Сәлимҗановка да бирелә).
1958 елда режиссер Ш. Сарымсаков куйган К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектакле шул елны гамәлгә кергән Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Соңрак бу премия X. Вахитның «Беренче мәхәббәт»,Ч. Айтматовның «Гүзәлем Әсәл», Т. Миңнуллинның «Хушыгыз» спектакльләрен сәхнәләшгергән иҗат төркемнәренә,шулай ук режиссер М. Сәлимҗанов, актерлар Р. Шәрәфиев һәм И. Әхмәтҗанов та лаек була.
1966-2002 еллар театр тарихында талантлы режиссер һәм педагог, СССРның халык артисты,Татарстанның һәм Россиянең Дәүләт премияләре лауреаты,театр сәнгатенең «Алтын битлек» дигән иң югары бүләген алган М. Сәлимҗанов эпохасы булып калыр. Бу дәвердә труппа ил күләмендә иң күренекле театрлар дәрәҗәсенә күтәрелә. Татар,рус,чит ил драматургиясе әсәрләре буенча куелган спектакльләрнең күбесе төрле фестивальләрдә,смотрларда катнашып,югары урыннарны яулый. Драматурглар Т. Миңнулин, А. Гыйләҗев, Ш. Хөсәенов, X. Вахит ,соңрак 3. Хәким, М. Гыйләҗев әсәрләре буенча режиссер «Әлдермештән Әлмәндәр», «Моңлы бер җыр», «Өч аршын җир», «Әни килде», «Күрәзәче», «Баскетболист» кебек репертуарның алтын фондын тәшкил иткән сәхнә әсәрләре тудыра.
Торгынлык елларында, аеруча егерменче гасырның соңгы чирегендә, Россиядә генә түгел, Татарстанда да милли мәктәпләр ябылган чорда, татар театры халкыбызга телен, гореф-гадәтләрен саклап калырга ярдәм иткән рухи чыганак иде. 1989 елда театрда оешкан «Балачак» студиясе, өлкән буын артистлары Р. Җиһаншина, Ш. Биктимеров, Ш. Әсфәндиярова, В. Минкина, Р. Хәйретдинова, А. Галиева, Р. Әхмәрова, Ә. Гобәйдуллин, Һ. Солтановны беләштегән «Инсаният» труппасы сәнгать әсәрләре тудыра.
1990 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында театр җитәкчелеге ярдәме белән,профессиональ театрлар өчен артистлар һәм режиссерлар хәзерләү бүлеге ачылды. Бу уку йортын тәмамлаган артистлар бүген театрда репертуар тотучы төп иҗади көч инде.
Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Ф. Бикчәнтәев үзенең остазы М. Сәлимҗановның эшен дәвам итеп, 2002 елдан баш режиссер вазыйфасында театрны җитәкли. М. Сәлимҗановның икенче бер укучысы Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Ш. Закиров 1985 елдан бирле театрның абруйлы директоры.
Егерме беренче гасыр Камал театры - халкыбызның милли традицияләрен заманча яңа эстетик алымнар белән баетып иҗат итүче, Камаллар, Кариевлар, Тукайлар күрергә хыялланган чын тормыш мәктәбе. Ул беренче исеменә гасыр буе тугрылыклы калып, ил гизә; халкыбыз яшәгән һәр төбәктә - якын һәм ерак чит илләрдә гастрольләрдә йөреп, үзенең милли-мәдәни вазыйфасын зур фидакарьлек белән башкара. Киләчәктә дә театр милләтебезне иҗаты белән берләштереп, тарихны, туган телебезне, сәнгатьне саклауда халкыбызга тугрылыклы хезмәт итәр дигән өметтә без.

Луара ШАКИРҖАН,
Татарстанның халык артисткасы һәм
атказанган сәнгать эшлеклесе.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International