А. С. Пушкин – Казанның күренекле кунагы

Чыганак: http://rt-online.ru/v-dozhdlivyj-den-poklonilis-solntsu/

«Рус теле һәм рус әдәбияты күпчелегебез өчен Пушкин исеме белән бәйле. Кечкенәдән рус халкы әдәп-әхлагын сеңдереп, ул аны иҗатында тасвирлады һәм бөтен дөньяга танытты. Пушкин мирасы - дөнья әдәбияты һәм бөтен рус халкы байлыгы». 

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты

Чыганак: http://president.tatar.ru/tat/index.htm/news/1218159.htm

Бөек рус шагыйре А. С. Пушкин белән бәйле урыннар илебездә байтак. Ул Казанда да бар. Бөек шагыйрьнең эзләрен чал Казан һаман кадерләп саклый. Ул тукталган йортка истәлек тактасы куелган. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы янына һәйкәл урнаштырылган. Казан шәһәренең үзәк урамнарының берсе шагыйрь исемен йөртә.

Александр Сергеевич Пушкин Казанга 1833 елның 4 сентябрендә килә. Ул Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт итеп, Пугачев бунты тарихы турында материаллар җыя. Күренекле шагыйрь шул уңайдан Казан шәһәрендә дә туктала. Биредә ул 2 тәүлек һәм 7 сәгать була.

«Бу якка юкка гына бармадым», − дип яза Пушкин хатынына хатында Казанга килүе турында. Сәфәр вакытында җыелган материаллар «Пугачев тарихы» («История Пугачева») әсәрен, шулай ук    «Капитан кызы»    («Капитанская дочка») романын иҗат иткәндә кулланыла.

Халык каһарманы Емельян Пугачевның шәхесе А. С. Пушкинны Михайловскийда үткәргән чорыннан ук кызыксындыра. Казанга килүе Пушкинга Пугачев бунты тарихына яңача карарга ярдәм итә.

Пушкинның татар әдәбиятын үстерүгә, ул вакытта Казанда яшәгән рус шагыйрьләре иҗатына йогынтысы һичшиксез. Рус әдәбияты, А.С. Пушкин әсәрләре белән тирәнтен танышу Габдулла Тукай иҗатында да зур роль уйный. Ул шигырьләрендә Лермонтов белән Пушкинны үзенең остазлары дип атый.

А. С. Пушкинның Казанда булуы турында дөреслеккә туры килә торган чыганаклар аз сакланган. Казан шагыйрәсе Александра Андреевна Фуксның А. С. Пушкин турындагы истәлеге төп һәм ышанычлы чыганак булып тора.

«Пушкин − Казанның күренекле кунагы» тематик белешмәлеге бөек шагыйрьнең тууына 220 ел тулуны истә тотып төзелде. Чыганаклар сайлап алып бирелде. Төп игътибар А. С. Пушкинның Казан шәһәрендә булуына һәм  бөек шагыйрь турында биредә хәтер саклауга юнәлтелде. Белешмәлектә шагыйрь турында белешмә материаллар, методик-кулланма һәм видеоматериаллар, А. С. Пушкинның Казанда булуын яктырткан мәгълүмати чыганаклар  урнаштырылды. Казанда һәм Татарстанның башка төбәкләрендә бөек рус шагыйрен искә алып уздырылган чаралар, А. С. Пушкинга багышланган музей экспозицияләре хакында мәгълүматлар тупланды.

«Библиография» бүлегендә А. С. Пушкинның ТР Милли китапханәсендә булган татар телендә дөнья күргән басмалары исемлеге, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан әсәрләре исемлеге;  А. С. Пушкинның Казанда булуын яктырткан мәгълүмати чыганаклар исемлеге китерелде. Бу теманы яктырткан Интернеттагы сайтларга сылтамалар китерелде. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Белешмә материаллар

Пушкин һәм татар дөньясы

А. С. Пушкин һәм Татарстан

А. С. Пушкин һәм Казан

А. С. Пушкинның Казанда булуын яктырткан мәгълүмати чыганаклар

Видеоматериаллар

А. С. Пушкинга багышланган музей экспозицияләре

А. С. Пушкинга багышланган методик һәм күрсәтмә материаллар

Библиография

 

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 22 мае, 13:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International