1922 елда Казанга — татар театрына чакырылу буенча Оренбургтан киттем.
Казан дәүләт драма театрында музыка бүлеге мөдире һәм дирижер булып эшли башладым. Аннан тыш театр техникумында, педагогия техникумында элементар музыка теориясе буенча дәресләр дә укыттым.
Театр администрациясе тәкъдиме буенча мин «Башмагым» спектакленә музыка язарга тиеш идем. Бу спектакльнең музыкасын фәкать халык көйләреннән генә эшләдем, бары тик «бию» генә оригиналь — үземнеке иде. «Башмагым» уңыш казанды. Шуннан соң, «Чегән егете белән Хәмидә», «Пороховой Фатих» һәм башка күп кенә спектакльләргә музыка язылды, әмма аларның барысы да халык моңнарына нигезләнеп эшләнде, минем өчен аларның халык музыкасы үзенчәлекләрен өйрәнүдә һәм оркестрлаштыру тәҗрибәсе туплауда зур әһәмияте булды.
Минем оригиналь музыкаль әсәрем —1924 елда язылган «Сүнгән йолдызлар» драмасына увертюра булды. Ике елдан соң «Зәңгәр шәл» драмасына, 1928 елда «Наемщик», 1929 елда «Ил», 1932 елда «Кандыр буе»на музыка яздым. Моннан тыш 1924—1934 еллар арасында тагын дистәләгән драма әсәрләренә музыка язылды. Театрдан тыш иҗат ителгән әсәрләремнән Кызыл Армиянең XI еллыгына багышлап язылган һәм 1 нче татар полкына тапшырылган хәрби маршымны күрсәтә алам.