Кәрим Тинчурин. Дачалар мөбарәк булсын!

Кәрим Тинчурин. Әсәрләр. Өч томда. 3 том. - Казан : Татар. кит. нәшр., 1987.- 512 б.

Дачалар мөбарәк булсын!

I
Фәтхерахман абзый өчен бу ел бәхетле ел иде. Бөтен җир йөзен тетрәткән зур сугышның дәһшәтләренә аның әлегә катнашу ихтималы булмаганга, аңа бу зур вакыйгаларның салкын канлы шаһиты гына булып калырга туры килә иде. Аның өстәвенә, сәүдәләр дә яхшы булып, төшкә дә кермәслек файдалар ителгәнгә, бае биш сумга жалуньясын да арттырган иде. Менә шуңар күрә, әллә ничә еллардан бирле уйланып-сөйләнеп кенә килгән дачага чыгу мәсьәләсе быел гамәлгә куелды.
Фәтхерахман абзый, шәһәргә чабаталы килеш килгәнгә, шәһәрнең төрле тәклифләренә дә бик соң гына күнегә башлады. Ул, шәһәргә аяк баскан көннән башлап эштән башын күтәрмәгәнгә, алла биргән көнне тук уздыру, урынсыз калу кайгыларыннан бушанмаганга, начар һава, яхшы һава дигән тәклифләрне тикшерергә дә аның вакыты юк иде. Соңгы елларда исә аның хәле шактый яхшыланганга, ул төрләнә-сүрләнә башлап, һава начар, һава яхшы, һава дигән бәдигатьләргә дә өйрәнә башлады.
Менә, шулай итеп, быел дачага чыгарга карар бирде. Ләкин аның дачага чыгуында тагын бер хосусият бар иде. Мәсәлән, ул дачага чыгуны байлар шикелле эшләмәде. Ул, дачаны шәһәрдә торудан мөмкин кадәр арзанракка төшереп, аз булса да шуннан файда итеп калырга уйлады. Шуның өчен ул күргән-белгәннәрдән үзенә муафикъ, ягъни арзан һәм яхшы дачаларның кайдалыкларын сорашып һәм кайсы урыннарга чыгу мәслихәт дип, дачада торып көн күргән танышларыннан белешеп, дачада торуның бик күп шартларына мәтлуб булды ...
Шулай дачалар хакында гакыллар, фикерләр җыеп йөри-йөри дачага Осланга күчәргә муафикъ табылды...
Апрельнең башларында, җомга көннәрнең берендә, ул Осланга махсус дача карарга чыгып, шактый эзләгәннең соңында гына, җәен утыз сумга ике бүлмәле һәм ярыйсы гына бакчалы бер урыс мужигы өен алып, ике сум задатка калдырып кайтып китте. Сәлимә җиңги быел дачага чыгу карарын кыш көне үк бөтен кардәш-кабиләсенә, күршеләренә, дусларына, дошманнарына - барлыгына сөйләп мактанып өлгергән иде инде. Ире дачаны килешеп кайткач, ул дачага чыгу хәбәрен яңадан тәмлерәк һәм шау-шулырак итеп, күргән-белгәнгә:
- Май башында дачабызга күчәбез, аталары Осланда бик һәйбәт дача алды, дачага җәйгә рәхим итегез, бик күңелле бакчасы да бар, бичиткә дигән нәрсәсе дә бик күңелле, ди. Ә бакчасы кура җиләклек, ди, күп итеп бәриния кайнатырга уйлыйм, яңа бәриния белән чәй эчәргә килегез, фәлән-төгән,- дип бөтен күрше-күләнне шаулатты.
Сәлимә җиңги бистә кызы иде. Чын шәһәр гадәтләрен дә, авыл гадәтләрен дә артык абайламаганга, шулай ике арадагы гадәтләр белән яши иде. Ул артык үткен дә, артык простой да булмыйча, уртача бер хатын иде. Мактанырга, балалар шикелле садә нәрсәләр белән макталырга сөючән, мактану юлында толымын сатып булса да кунак сыйларга яратучан, ояттан куркып серне дошманнарга белгертмәү юлында ирен бөлдерерлек итеп юмартланырга ярата торган бер хатын иде.
II
Көткән көн җитте.
Фәтхерахман абзый, дачага күчүне арзанракка төшерү өчен, йортта торучы ломовой Миңлебай агайны кичтән күреп, чәйгә чакырып, Осланга нәрсәләрен үзе теләгәнчә күчертергә килешеп, тынычлап йоклады.
Сәлимә җиңги исә, төшендә күченәчәк дачалар, тагын әллә нәрсәләр күреп, рәтләп йоклый алмаса да, иртән әтәчләр белән бергә торып, җыена башлады. Кирәк-яракны Миңлебай агайның озын арбасына төеп бәйләде. Артык нәрсәләр алдан күрүчән Сираҗетдин абзыйның буш базы өстенә куелды. Миңлебай агайның арбасы никадәр зур булса да, бәгъзе, бер нәрсәләрне, мәсәлән, көзге, тәлинкә һәм чынаяк кеби ватыла торган нәрсәләрне Фәтхерахман абзыйга пристаньга кадәр йөк артыннан күтәреп барырга туры килде... Бу җиңел генә нәрсәләрнең авырлыклары Усиягә кадәр дүрт өлеш авыраеп, Фәтхерахман абзыйның кулларын талдырып, хәтта йөрәген дә сикертә башлаганнар иде.
Ул, дачага күченеп бетмәс борын, көз кайтуның мәшәкәтеннән курка башласа да, ләкин озын җәй буе рәхәтләнеп тору хыяллары бу борчылуны оныттырды. Сәлимә җиңги, берничә төен күтәреп, вагонга утырып алдан китеп, йөкне Ослан пристане каршысында көтәргә булса да, ни өчендер ул әйтелгән урында күренми иде. Фәтхерахман абзый, билетлар алып, йөкне перевозга урнаштырды. Пароход кычкырды, Сәлимә җиңги һаман юк иде. Шул арада шәһәрдән трамвай вагоннары берничә мәртәбә килеп, кайтып та киттеләр, җиңги һаман күренми иде Фәтхерахман абзый, борчылып, Усия буйлап хатынын эзләргә тотынды. Бәхеткә каршы, Сәлимә җиңги бер генә пристань яңлышканга, аны эзләп табуы артык читен булмады. Пароходта күтәренеп күчкән вакытта Фәтхерахман абзыйны әллә нинди бер уңайсызлык чолгап алгандай булды. Кеше-фәлән күрсә, аның дачаларга чыгуын гаепләр төсле иде.
Әмма Сәлимә җиңгинең хәле киресенчә иде. Ул пароходка утыру белән шәбәеп китте. Әллә нинди гомердә күз күрмәгән хатыннар катына барып:
- Дачабызга күчәбез... Әнә теге йөк безнеке, калган нәрсәләребезне иртәгә алып чыгарбыз әле, бик күп нәрсәләребез өйдә калды әле...- дип алдашып, үзеннән-үзе рәхәтләнеп, шатлыгына чыдаша алмыйча, әле бер урынга, әле икенче урынга барып пароход өстендә йөренә башлады.
Пароходтан чыгып, нәрсәләр дачага китерелеп бушатыла башлады.
Бисмилла дип дачаның ишеген ачуга, Сәлимә абыстайның күзе уң як почмактагы бер нәрсәгә төшеп, аның тәненә тозлы су сипкән шикелле булды. Ул каушап, аптырап теге почмактагы нәрсәне алу-алмау хакында мәслихәткә ире катына чабып чыгып, ирле-хатынлы аптырашып бер-берсенә шактый карашып торганның соңында, марҗадан ул почмактагы нәрсәне алып торуын үтенделәр. Марҗа тыңлады.
Фәтхерахман абзый, аннан-моннан гына нәрсәләрне төрткәләп, кайсы нәрсәләрне кая куярга кирәклеге хакында бәгъзе бер әмерләр биреп, үзе шәһәргә, кибеткә кайтып китте.
Сәлимә җиңгинең көнозын куллары эштән бушамадылар. Әле монысын рәтләп, әле тегесен юып арып-талып, эштән чыгып бетте. Кич җитте, хуҗа үзе кайтты. Шулай итеп, бертөрлелектә берничә көннәр үтте. Көннәр җылынып китү белән, дачалар матурлана, җанлана барганга, безнең дачачыларның рухлары күтәрелгәннән-күтәрелә бара иде... Фәтхерахман абзый ит, май, ансын-монсын ташудан бушамаса да, ләкин үз рәхәте өчен булганга, аны-моны уйламый иде.
Фәтхерахман абзый атна кич, кибет ябылуга, көндез алып хәзерләп куйган йомырка-фәлән, хасыйль шундый вак-төяк нәрсәләрне күтәреп, ашыгып туры дачасына китте. Юлда ул иртәгә, ягъни җомга көн, көн дә яхшы булса, көнозын дачада вакытын рәхәттә үткәрүенә тәмам ышанып, сөенә-сөенә дачасына кайтып, кулындагы нәрсәләрен хатынына биреп, карабрак тотарга кушты.
Җомга көн һава аяз, җылы һәм матур иде. Сәлимә җиңги сәгать сигездә үк торып, мич, самовар һәм табалар тирәсендә әйләнә башлады.
Фәтхерахман абзый, уяу булса да, торырга иренеп, моңарчы шундый шәп җиргә күчми торуына гаҗәпләнеп, “расходы да юк лабаса, үз рәхәтебезне үзебез белмәгәнбез икән...“-дип эченнән үз-үзен тиргәп, сакалы белән уйнап, шулай уйланып ятканда, аның дачасы алдында хатын-кыз тавышы белән: -
Фәтхерахман приказчик ждич жибут? - дигән тавыш ишетелүгә, ул урыныннан сикереп торып, “кем булыр икән бу?..“ дип, яланаякка кәвешләрен киеп, каршы чыгып капканы ачуга: -
Әссәламегаләйкем, хуш киләсез, җизни, әйдүк, Саҗидә әби, хуш килдегез... Сезне болай ничек җил ташлады?!.- диюенә, кунаклар өйгә керә башладылар.
Җизнәсе, француз яулыгы белән йөзен сөртә-сөртә:
- Анысын соңыннан сөйләрмен, кайда, дога кылыйк!..- дип, дога кылып беткәч, як-ягына каранып:
-Синең дача бик шәп икән, мөбарәк булсын!..- диде.
Фәтхерахман, шатлыгы эченә сыя алмыйча, көлеп җибәреп: -
Амин, шулай булсын инде! - диде. Җизнәсе әлеге тавыш белән: -
Шәп, шәп, бик шәп,- диде. Фәтхерахман мактаныбрак:
- Үзебезгә күрә ярый инде шунда, безнең бит зур урамда магазин юк. Магазин булгач, шәбрәген дә алырбыз,- дип тагын көлде.
Сәлимә җиңги, әллә нигә бер килгән җизнәләренә барлык тәмле нәрсәләрен чыгарып:
- Әйдәгез, кунаклар, бакчага, теләсәгез чәйне бисит- кәдә эчик,- диде.
Җизнәсенең карчык анасы, башындагы яулыгының читләре белән җилләнеп:
- Без өй эчендә өйдә дә чәйне эчә алабыз, без бары бакчада чәй эчәр өчен килдек бит,- дип, кунаклар урыннарыннан кузгалып, бакчага юнәлделәр.
Фәтхерахман абзый, аннан-моннан гына битен юып, өйдән чыгып барганда, кинәт капка каккан тавыш ишетелде. Ул капканы ачып җибәрүгә, каршында, язгы күбәләкләр шикелле, алалы-колалы киемнәргә төренгән хатын-кызны күрүгә, оялып киткәндәй булып, капканы япмакчы булганда: -
Кая качасың, кая качасың? Әссәламегаләйкем! -дигән таныш тавышны ишетеп: -
Вәгаләйкемәссәлам!.. Хуш килдегез, Нигъмәтҗан абзый, әйдә, үтегез, Мәфтуха абыстай, әйдәгез, хуш килдегез, әйдә, туры бакчага, бакчага, мактап кына йөрисез икән, яңа чәйгә диеп хәзерләнә идек әле,- дип, кунакларны бакчага таба алып китмәкче булды.
Мәфтуха абыстай чәйгә бер дә исе китмәгән кеше шикелле:
- Тукта әле, күрше, дачаңны күреп, дога кылып чыгыйк, мөбарәк булсын дачалар! - диде.
Фәтхерахманның шатлыгыннан йөрәге котланып: -
Алаймы, һә-һә-һә! - дип көлеп җибәрде. Кунаклар, беседкага үтеп: -
Исәнме, саумы, сәламәтме? - дип таныштылар. Чәйләр ясалып, рәхәтләнеп чәй эчә башлагач кына, марҗа кызы чабып беседка катына килеп: -
Вас что ли там спрашивают,- дигәч, Фәтхерахман абзый, бераз борчылып: -
Кем булыр икән? - дип, капкага таба китте.
Өч кызы һәм берничә кызларының балалары белән өй алдында тезелеп торган Мәстүрә әбине күреп, Фәтхерахман абзыйның йөрәге “жу“ итеп китте. Шулай да нарасыйлыкны артык белгертергә теләмичә:
- Әйдәгез, кунаклар, чәй эчәсегез киләме? - диде. Мәстүрә абыстай, тешсез авызын шапыл-шопыл китереп:
- Шулкадәр җир килеп, әллә чәй дә эчертмәс идеңме?- дип, Фәтхерахманга үз баласы шикелле итеп кыюланып алды.
Фәтхерахман абзый ни эшләргә белмичә, аптырап калып, боларга чынаяклар кайдан табып бетерәсе инде дип борчылып, салкын гына:
- Әйдәгез, әйдә, бакчага үтегез,- диде. Мәстүрә әби, як-ягына каранып:
- Тукта әле, кем, Фәтхерахман улым, ашыкма, синең бакчаң бик матур икән, бик һәйбәт җирдән дача алгансың икән. Мөбарәк булсын!.. Мондый һәйбәт дачадан син безне тиз генә куып чыгара алмассың, һа-һа-һа! - дип
әллә нинди йомшак, ягымлы көлү белән көлгән булды. Кунаклар беседкага сыймаганга, бүлмәгә дә чәй урыны хәзерләнде. Фәтхерахман абзый беседкада, Сәлимә җиңги бүлмәдә кунакларны сыйлаудан бушамаганга буш чынаяк та булмаганга, соңыннан, ягъни кунакларны озаткач, рәхәтләнеп тынычлап чәй эчәргә булдылар...
Чәйләр эчелеп бетә дигәндә генә, Хәмидулла маклер, ике хатыны һәм бер көтү баласы белән, капкадан кереп, туры беседкага таба килә башлаганны күреп, ачуы килеп, ачулы йөзенә елмаю чыгарырга тырышып:
- Менә инде, Хәмидулла абзый, яманлап кына йөрисез икән: чәйләр эчелеп беткәч кенә киләсез,- дип,тавышыннан никадәр чәй эчертмәс ягын кунакларга аңлатырга тырышса да, гарьсез маклерның кәефен җибәрә
алмады.
Хәмидулла маклер, казакие төймәләрен җибәрә-җибәрә, беседканың түренә кереп утырып:
- Зарар юк, яңадан самовар куярсың әле... Ул вакытта бигрәк тә күңелле булыр... Кара әле син, мокыт, дачаның первый сортын алгансың бит, ә? Мөбарәк булсын!..-диде.
Фәтхерахман абзый, тешләрен кысып, үз-үзенә:
- Әй, кадалып китсен лә! - диде.
Өстәл башына утырып, ефәк шәл читләрен авызына кабып, йөзен әллә кемнән яшергән булып маташкан карт хатыны Гөлҗамал абыстай, үпкәләгән тавыш белән: -
Кеше дачасын да таба, рәтен дә күрә шул... Син генә бит безне тузан эчендә тотып киптереп бетерәсең, уйлап-уйлап торам да кешегә исем китә, дачасына да чыга, җыенына да бара, бакчасыннан да калмый, ә безнеке әллә нәрсә шунда, бүлмаган нәрсә,- диде.
Хәмидулла вәгазь тоны белән:
- Хатын, син бер нәрсә дә белмисең, дус-иш булсын, дус-иш булса, барысы да була ул, менә Фәтхи дус дачага чыкмаса, сезне монда чыгарып йөрер идемме мин? - һәм, Фәтхерахманга борылып:
- Шулай бит, мокыт дус, самоварыңны ашыктыр әле!.. Безнең тауга менәсебез бар бит... Кара аны, мокыт, әгәр пароходтан калдырсаң, үз урыныңа менеп ятармын! - дип кычкырып көлеп, бакчаны яңгыратып җи бәрде.
Фәтхерахман, боларны нәрсә белән туйдырырга аптырап, уйланып торганда, арттан чар-чор килгән хатын-кыз тавышлары ишетелде. Шәмси әби чапанын башыннан ала-ала:
- Ә, менә кайда икән алар!.. Исәнме, кияү?! Каршы да чыкмыйсыз, дачага чыккач, тәмам зурайдыгыз сез...Хатын кирәк булганда гына “Шәмси әби“ дә “Шәмси әби“. Ә дачага күчкәч, Шәмси әби кирәкми икән!-дип, як-ягына каранып:- Алла, һәйбәт икән дачагыз!.. Җәннәт икән бу, бигрәк тә күңелле икән... Дачалар мөбарәк булсын, кияү!.. Алла тәгалә хәерле ризыкларын насыйп итсен! - дип, янындагы әллә нинди алалы-колалы чапаннарга төренгән, гомердә күрелмәгән, танылмаган берничә хатын-кыз белән барлыгы бергә өстәл артына утырыша башладылар.
Фәтхерахман башта каушап, соңыннан ачуыннан кызарып, тирләп китеп:
- Әйе, әйе,- дән башка җавап кайтармады. Шәмси әби, бик зур йомыш әйткән шикелле канатланып:
- Ә, кем, Фәтхерахман кияү, теге үзегезнең чукрак Камалилар бөтен көтүләре белән дачагызны эзләп йөриләр иде, мин әйтмәдем,- диде.
Фәтхерахман, “чукрак Камалилар“ дигән сүзне ишетүгә, сискәнеп китеп:
- Ә-ә?! Чукрак Камалилар дисеңме?..- дип, күзләрен зурайтып ачып, аптырап калды.
Чынлап та, ул чукрак Камалиларның семьясыннан куркырга урын бар иде. Чөнки ул чукрак Камалиларның семьясы ишле иде.
Шулай чукрак Камалиның семьясыннан аллага сыгынып торганда, артта сәлам биргән тавыш ишетелде. Фәтхерахман тәмам борчылып, ачуыннан мыекларын чәйни-чәйни артына борылып карауга, шәһәрдә торган фатир хуҗасы Сәмигулла абзыйның хатыны, асравы, тагын әллә кемнәре белән бергә тезелеп басып торганын күрде. Сәмигулла абзый бер баскан җиреннән, урыныннан кузгалып, ике кулын берьюлы сузып:
- Дачалар мөбарәк булсын! - диде. Фәтхерахман абзый, күзләрен акайтып, һичбер сүзсез-нисез ашыгып өйгә таба китте. Ул, балалар шикелле, бакчадагы кунаклардан качар өчен, бүлмәнең ишеген ачуга, алдындагы мөназараны күреп, аптырап, баскан җирендә шашып калды. Бүлмәнең идәннәрендә, тәрәзә төпләрендә, өстәл артында - хасил бөтен җиргә, мич башында түшәмгә тараканнар сырышкан шикелле, хатын-кыз сырышкан иде. Фәтхерахман, арып, хәлдән тайган Сәлимә җиңгинең җиңеннән үзенә таба тартып:
- Бу нәрсә бу?.. Болар кемнәр?-диде.
Сәлимә җиңги, алъяпкычы белән йөзендәге тирен сөртә-сөртә:
- Хур булдык, оятлы булдык, бернәрсәм дә калмады. Нишлим инде? Нәрсә белән туйдырыйм инде боларны?..- дип сукрана башлады.
Фәтхерахман абзый, бөтен гаепне хатыны өстенә йөкләтеп, ачулы тавыш белән:
- Кайда, кунакларың кадалып китмәсләр әле, минем иртәдән бирле бернәрсә капканым юк. Ашыйсым килә, ашарга бир син миңа, ашарга! - диде.
Сәлимә җиңги, борчылып:
- Чү, чү, сиңа әйтәм, ишетсәләр, яхшы түгел.
Фәтхерахман абзый, киреләнеп, гайрәтләнеп кычкырып:
- Ишетсеннәр. Ашарга бир, дим мин сиңа. Син шуны ишетәмсең? Минем ашыйсым килә! - диде.
Сәлимә җиңги, бераз йомшарып:
- Сиңа әйтәм, аз гына сабыр ит, кунаклардан соң рәхәтләнеп ашап-эчәрбез, яме? Беләм, ашыйсың килгәнен дә беләм, зинһар, аз гына сабыр ит инде, җаным,- диде.
Озак та үтмәде, чукрак Камалиның мәшһүр семьясы да килеп җитеп, калдык-постыкка һөҗүм итеп, берничә минут эчендә Фәтхерахман абзыйның дачасында ашамлык-эчемлек затыннан күзгә сөртерлек нәрсә калдырмаганнар иде.
Фәтхерахман абзый үзе дә ач бүредән ким ач булмаганга, атлаган саен хатыныннан ашарга сораса да, “сабыр ит, кунаклардан соң рәхәтләнеп ашап-эчәрбез...“ дигән жаваптан башка нәрсә ала алмый иде.
III
Кояш баеды. Кунаклар китте. Ашамлык-эчемлек тәмам бетте. Фәтхерахман абзый актык кунакларны капкадан озатып, кунакларга ачылганы өчен капканы ачулангандай, шап итеп ябып, бикләп куеп: -
Аллага шөкер, котылдым...- дип, иркенләп бер сулыш алды. Ул өйгә кереп, чишенеп, рәхәтләнеп ашап-эчәргә дип хәзерләнеп, өстәл артына утырды. Шкаф тартмаларыннан, өстәл эчләреннән борчылып нәрсәдер эзләп йөргән хатынын күреп: -
Кая, сиңа әйтәм, чәйгә кадәр берәр нәрсә капкалап аласы иде! - диде.
Сәлимә җиңги, һаман эзләнүендә дәвам итеп, җавап кайтармады.
Фәтхерахман абзый кычкырыбрак:
- Сиңа әйтәм, дим, мин бүген бернәрсә дә ашамаган бит әле!..Чәйгә кадәр берәр нәрсә капкалап алыйк, чәй тәмлерәк булыр,- диде.
Сәлимә җиңги бу юлы да җавап кайтармады. Фәтхерахман абзый, үзеннән, чыгып, ачуланып өстәлгә кулы белән бәреп:
- Сиңа әйтәм бит, әллә чукракландыңмы? - диде. Сәлимә җиңги өстәл тартмасын яба-яба, урындыкка, утырып, кулы белән башын тотып:
- Моннан да табып алып ашап киткәннәр!..- дип көенеп куйды.
Фәтхерахман абзый уңайсызланып, тавышы төшеп:
- Ни булды сиңа тагын, нәрсә, нәрсә “киткәннәр“? -диде.
Сәлимә җиңги:
- Сиңа дип, менә монда бер тәлинкә кабартма куйган идем. Алганнар, алганнар, ашаганнар!-диде.
Фәтхерахман абзый, капкалап алырга дип, аны сорады, моны сорады, сораган нәрсәләрнең һичберсе калмаганга:
- Ичмасам ипи кисәге юкмы? -диде.
Ул да табылмады. Чәй эчәргә шикәр дә калмаган иде. Кибетләр дә кунаклар китүе белән бергә ябылып өлгергәнгә, эшләр уңайсызлыкның ниһаясенә терәлде.
Фәтхерахман тавышын тамак төбеннән чыгарып, үчекләгән шикеллерәк итеп:
- Син гаепле, син. Барысы да синнән,- диде. Сәлимә җиңги, гаепле кеше күк, алдына карап торуында дәвам итте.
Фәтхерахман абзый, ачуыннан тешләрен кысып, тавышын тешләре арасыннан чыгарып, бармагы белән өстәлгә бәрә-бәрә:
- Киләсе елга син мине дачага чакырмассыңмы икән! - дип, бу афәттән котылырга юллар эзләп, аптырап катып калды...
Шулай карынның ачлыгыннан аңгы-миңге булып уйланып торганда, дачаның гражданины озынборын, дачалар мөбарәк булсын, дигәндәй:
- Бззз!..- итеп, Фәтхерахманның маңгаена кунып, үткен борынын аның тәненә кадады.
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования