Лев Толстой һәм Казан

Чыганак: http://wikimapia.org/26613439/ru/Памятник-бюст-Л-Н-Толстому#/photo/5821534
 

2017 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентының  УП-832 нче номерлы Указы нигезендә 2018 ел − Татарстан Республикасында бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде. Әлеге ел Лев Николаеич Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан һәм Толстойлар гаиләсенең Казан белән тыгыз бәйләнешен, аның илебез әдәбиятына  һәм дөнья әдәбиятына керткән зур өлешен исәпкә алып, җәмәгатьчелекнең игътибарын тел, мәдәният үсеше мәсьәләләренә юнәлтү,  язучының иҗади мирасын өйрәнүгә әһәмият бирү максатыннан үткәрелә.

Лев Толстой исеме Казан белән нык бәйләнгән. Язучының биредә яшьлек еллары уза (1841-1847 еллар), биредә булачак язучы шәхес булып формалаша. Үзенең күренекле көндәлеген Казан Император университетында укыганда ук алып бара башлый. Тормышының бу чоры соңыннан аның «Балдан соң», «Алпавыт иртәсе» әсәрләрендә, «Балачак», «Үсмерчак», «Яшьлек»  трилогиясендә чагылыш таба.

Лев Толстойга багышланган электрон тематик досье биографик материалларны, тормышын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләрне, язучының әсәрләрен, методик материалларны үз эченә алды. Шулай ук библиография һәм фотоархив та урнаштырылды.  Материаллар сайлап алып бирелде. Чыганакларны сайлаганда төп игътибар язучының Казан белән бәйләнешенә, Татарстанда аның турында хәтер саклауга юнәлтелде.

Электрон тематик досье рус һәм татар телләрендә төзелде.

Л. Толстой турында белешмә-мәгълүмати чыганаклар

Лев Толстой әсәрләре 

Фотоархив

Лев Толстойның тормышы һәм иҗаты турында 

Л. Толстой турында видеоматериаллар

Лев Толстой һәм Татарстан

Лев Толстой һәм Казан

Лев Толстойга багышланган музей экспозицияләре

Лев Толстойга багышланган методик материаллар

Библиография

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 9 октябре, 11:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International