Чыганак :Галимуллин Ф. Эзләнү вакыты. – Казан : Мәгариф, 2005. – 247 б.
Хәсән ага Туфан!
Бу исемне әйтүгә, күз алдына ап-ак чәчле, ак йөзле, ак күңелле бер олы зат килеп баса. Ул, чыннан да, бары тик аклыктан гына тора кебек иде. Декабрь аеның ак таңында туганга шулай булдымы икән? Алай булуы да мөмкин. Шулай да бу аклык аның татар шигъриятендәге урыны белән аңлатыла булса кирәк.
Ак һәм кара — бер-берсен инкарь итүче төсләр. Чыннан уйлап карасаң, тормыш аларның каршылыгыннан тора. Моны Хәсән ага Туфан язмышы мисалында да күрергә мөмкин.