Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская. Биобиблиографик белешмәлек


 

Ике кояш
Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, -
Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.

Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:
Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.
Г .Тукай

2015 нче елның 14 нче маенда беренче татар актрисасы, режиссер, театр эшлеклесе, Татарстан АССРның атказанган артисткасы (1926) Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның (1885-1974) тууына 130 ел тулды. Ул 1907 елдан «Сәйяр» дип аталган беренче татар профессиональ театр труппасында чыгыш ясый. 1912 елда Уфада «Hyp» трупасын оештыра. Соңыннан шул труппа нигезендә Уфада «Нур» театры оеша. 1909 елда Г. Тукай «Ике кояш» исемле шигырен яза. Ул беренче татар профессиональ актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышлана.
Гражданнар сугышы башлангач, С. Гыйззәтуллина-Волжская Ижевскига китә, фронт труппаларында уйнавын дәвам итә. Соңрак сәламәтлеге какшау сәбәпле олы сәхнәдән китсә дә, яраткан шөгыленнән аерылмый, үзешчәннәр белән җитәкчелек итә, аларга театр серләрен өйрәтә.
Татар театрының башлангыч чорында, гаять авыр шартларда татар сәхнәсендә зур хезмәт куйган әлеге милли сәхнә остасына багышлап драматург Нәкый Исәнбәт «Гөлҗамал» драмасын яза. Бу әсәр 1963 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куела.
Биобиблиографик белешмәлек Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның юбилеенеа багышлап төзелде. Ул 7 бүлектән тора. Биредә артисканың тормышына, иҗатына, татар театры тарихына караган кызыклы материаллар тупланды. Актрисаның татар театры һәм хезмәттәшләре турындагы истәлекләре, С. Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган сценарийлар, шигырьләр урын алды. Тормышын һәм иҗат юлын яктырткан фоторәсемнәр урнаштырылды. Соңыннан С. Гыйззәтуллина-Волжскаяның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге турында кыскача библиография бирелде. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

С. Гыйззәтуллина-Волжскаяың тәрҗемәи хәле С. Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр

Фотоархив

С. Гыйззәтуллина-Волжскаяның истәлекләре

С. Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган әсәрләр

С. Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган сценарийларлар, методик материаллар, презентацияләр

С. Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган шигырьләр

Видеоязмалар

Библиография

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International