Иҗади уңыш

Чыганак : Рустем Яхин : Материалы. Письма. Воспоминания / сост.: Ю.Н. Исанбет. К.С. Тазиева; общ.ред., вступ.ст., коммент., указ. Ю.Н. Исанбет.- Казань : Татар. кн. изд-во, 2002.- 431 с.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры репертуарында тагын бер уңышлы спектакль — Хөснул Вәлиуллинның Хәй Вахит либреттосына язган «Самат» операсы өстәлде. Республикабызның культура тормышында күңелле, шатлыклы вакыйга бу.

Моңа кадәр без бу операның аерым арияләре, өзекләре белән Татарстан композиторлар союзы пленумнарында ишетеп кенә танышкан идек. Опера тулысынча ничек яңгырар, театр коллективы бу яңа әсәр өстендә ничек эшләде икән, дигән сораулар күпләрне кызыксындыра иде. Һәм менә 9 мартта «Самат» операсы беренче тапкыр тулысынча яңгырады. Тамашачы аны тирән дулкынлану һәм канәгатьләнү белән каршылады. Театр коллективы яңа әсәр өстендә зур мәхәббәт белән эшләгән. Бу хәл спектакльнең бөтен барышында сизелә. Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки «Самат» операсы лирик характеры, кайнар йөрәктән язылуы, мелодияләргә бай булуы белән һәркемнең игътибарын үзенә тарта. Операда көчле драматизм белән сугарылган эпизодлар күп һәм алар тыңлаучыга нык тәэсир итәләр. Композитор үзенең фикерләрен музыка аша әйтеп бирү өчен симфоник оркестр мөмкинлекләрен оста файдаланган.

Менә, мәсәлән, икенче пәрдәдән госпитальдәге бер күренеш. Әлфия белән Самат сугыштан соң беренче тапкыр очрашалар. Үзенең сукыраясын белеп, Самат Әлфияне үзенә бәйләргә теләмичә, үз мәхәббәтеннән баш тарта. Бу момент музыкада гаять көчле бирелгән.

Саматның сукыраю моменты драматик яктан көчле чыккан. Плотина җимерелгән вакыттагы музыкага карата да шуны ук әйтергә мөмкин.

Операда композитор милли колоритны әйбәт биргән. Бигрәк тә халык күренешләрендә композиторның зур сизгерлек белән, тойгы белән эшләве, детальләрне дөрес таба белүе чагыла. Ул аеруча күмәк биюләрдә күренә. Биюләр чын мәгънәсендә халыкчан, шаян, дәртле. Алар спектакльнең милли колоритын тулыландыралар.

Операның сәхнәгә театрның баш режиссеры, РСФСРның атказанган артисты Нияз Даутов тарафыннан тиешле профессиональ югарылыкта куелуын, төп партияләрне башкаручы солистларның профессиональ яктан югары булуларын, дирижерның (Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе X. Фазлуллин) нык уйлап, җентекләп эшләвен, хор һәм оркестрның яхшы яңгыравын аеруча билгеләп үтәсе килә. Художник Әнвәр Нагаев операның эчтәлеген ачып бирүгә ярдәм итә торган матур декорацияләр язган. Кыскасы, опера уңышлы чыккан.

Инде теләк рәвешендә шуны гына әйтәсе килә: театр бу әсәрне тагын да яхшырту өлкәсендә эшне туктатмасын иде. Мәсәлән, финал музыкасын бераз көчәйтәсе, аңа тормышчанлыкны арттыра торган кайбер детальләр өстисе бар. Аннары икенче пәрдәдә вакыйганың сәхнә чишелешен яңадан карап чыгу зарар итмәс. Анда төп хәрәкәт бер кечкенә бүлмәдә генә бара, ә шул ук вакытта залның бик зур өлеше буш тора. Бу хәл сәхнәдә хәрәкәтне сыеклата.

Оркестрның яңгырашын кайбер урыннарда азрак йомшартасы бар, юкса ул җырчыларның тавышын күмеп киткәли.

«Самат» —лирик-драматик опера итеп язылган. Музыканың бу үзенчәлеген театр коллективы дөрес аңлаган һәм, нигездә, дөрес гәүдәләндергән. Яңа опера Москвада үткәреләчәк татар әдәбияты һәм сәнгате декадасының матур бер бизәге булачак.

«Самат» операсының авторларын, аны сәхнәдә гәүдәләндерүче башкаручыларны чын күңелдән зур иҗади уңыш белән котлыйсы килә.

Совет Татарстаны. 1957. 17 март.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International