Идел буе болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел: тематик досье

Чыганак: https://commons.wikimedia.org/wiki/File:Памятный_знак_в_честь_принятия_ислама_Волжскими_Болгарами_в_922_году.jpg

 «Идел буе Болгары тарихы Россия тарихының һәм илебездә яшәүче халыкларның аерылгысыз өлеше булып тора. Тантаналы чарага әзерлек кысасында шактый эш башкарылды. Чаралар планы күп кенә көнүзәк мәсьәләләргә кагыла. Аларның кайберләре хәтта халыкара әһәмияткә ия. Шулар арасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелеге катнашында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы, «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисади саммиты. Казанда узачак ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясе кысасында Россия мөселманнарының бай дини мирасын ачу, ислам дөньясында илнең йөзен һәм абруен күтәрү чаралары буларак хезмәт итәчәк алар. Болар барысы да дөнья җәмәгатьчелегенә Россия үсешенең үзенчәлеген, Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләренең тыгыз үрелеп баруын, динара бәйләнешне күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк»

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов

(Чыганак: https://tatar-congress.org/yanalyklar/idel-bue-bolgar-deyletende-islam-dinen-kabul-ityge-1100-el-tulu-unaennan-70ten-artyk-chara-ytkerelechek/)

2022 елда Россиядә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу билгеләп үтелә. Елъязма чыганаклар раслаганча, Идел буе Болгарстанында Ислам дине рәсми рәвештә 922 елда – бирегә Багдад хәлифәте илчелеге вәкилләре килгәч кабул ителә. Бу вакыйга хакындагы мәгълүмат Багдад хәлифе илчесе Әхмәт ибн Фадланның (877-960) юлъязмаларында  сакланган.

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы Россия Президенты В Путин карары нигезендә дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм ителә.

ТР Президенты Р. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 1100 ел элек булган бу вакыйга ил тарихында зур әһәмияткә ия. Идел буе Болгарстанында Ислам диненең дәүләти дин буларак кабул ителүе көнбатыш һәм көнчыгыш традицияләрен тоташтыручы уникаль Россия цивилизациясе формалашуга зур этәргеч бирә.

Россия Президенты В. Путин боерыгы буенча расланган бәйрәм чаралары планы 70 тән артык чараны үз эченә ала. Аерым алганда,  ел саен уздырыла торган «Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit» халыкара иктисади саммиты, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы,  Казанда Җәмигъ мәчетенә нигез салу, «Бөек Болгар» бөтенроссия фестивале, «Ислам нуры» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе, «Россия – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы» халыкара яшьләр форумы, Коръән уку бәйгесе, Касыйм шәһәрендә Бөтенроссия конференциясе. Бу чаралар  Россия мөселманнарын берләштерүгә, аларның традицион кыйммәтләрен торгызуда  җәмгыять һәм  дәүләт мәнфәгатьләренең тыгыз бәйләнешен күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Рәсми документлар

Белешмә мәгълүматлар

Интернет челтәрендәге мәгълүмат чыганаклары

Видеоматериаллар

ТР Милли китапханәсе фондларыннан мәгълүмат чыганаклары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 27 июле, 11:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International