Химаячеләр шурасы

135 еллык юбилее елында Милли китапханә эшчәнлегендә мөһим бер вакыйга булды: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2000 елның 6 апрелендә чыгарган 247 нче номерлы Карар нигезендә китапханәнең Химаячеләр шурасы (Кайгыртучылар советы) төзелде. Аның максаты – Милли китапханәнең мәгълүмати ресурсларын үстерүгә, шулай ук нәтиҗәле хезмәт күрсәтүенә, эшчәнлеген камилләштерүгә, республиканың иҗтимагый-сәяси, мәдәни, рухи-әхлакый тормышындагы әһәмиятен арттыруга булышлык итү.

Химаячеләр шурасына гыйльми оешмаларның, уку йортларының әйдәп баручы галимнәре, дәүләт идарәсе органнарының, предприятие һәм оешмаларның вазыйфаи затлары керә. Шураны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев җитәкли.

«Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы турында» Карар

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 14 феврале, 14:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International