Мирсәй Әмир. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: http://tazbash.ru/foto/category/7-portraits

2017 нче елның 6 нчы гыйнварында күренекле татар язучысы, драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Мирсәй Әмирнең (Мирсаяф Мәсәлим улы Әмиров) тууына 110 ел тулды.

Мирсәй Әмир татар совет әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән каләм иясе. Казан сәнгать техникумында укыган чорда ук – узган гасырның егерменче еллары ахырында, аның матбугатта беренче хикәяләре дөнья күрә. Ә 1929 нче елда аерым китап булып «Пар күгәрчен» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга. 1933 нче елларда – колхозлашу хәрәкәтенең  башланган чорында авылдагы сыйнфый көрәшне яктырткан «Безнең авыл кешесе» повестен, 1935 нче елда шул ук темага багышланган «Агыйдел»  исемле атаклы әсәрен яза. Бу повесть тиз арада укучыларның тирән мәхәббәтен яулап ала. Җитмешенче еллларда, М. Әмир «Агыйдел» повестен пьеса итеп тә эшли, һәм шул пьеса өчен язучы 1974 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Төрле елларда иҗат ителгән «Ялантау кешеләре», «Саф күңел» романнары, автобиографик материалларга нигезләнгән «Без бәләкәй чакларда», «Үсә төшкәч»,  «Казан» дигән повестьлары, балалар өчен язылган әсәрләре, күпсанлы публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм тәрҗемә әсәрләре дә Мирсәй Әмир иҗатында аерым урын билиләр.

Тәкъдим ителә торган биобиблиографик белешмәлек әлеге юбилейга багышлап төзелде. Белешмәлек 7 бүлекне үз эченә ала. Биредә М. Әмирнең тәрҗемәи хәлен, тормыш юлы һәм иҗатын яктырткан материаллар белән танышырга була. Язучының Интернет челтәрендә булган фотоларына сылтамалар табарга мөмкин. Шулай ук белешмәлектә М. Әмирнең кайбер әсәрләре, аңа багышланган сценарийлар, методик материаллар да урын алды. Библиография бүлегендә М. Әмирнең аерым басма булып басылып чыккан китаплары, җыентыкларда һәм вакытлы матбугатта басылган әсәрләре, тормышына һәм иҗатына караган аерым басмалар, җыентыкларда урын алган хезмәтләр, аның турында вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр исемлеге белән дә танышырга була. Исемлек кире хронологик тәртиптә бирелде. Соңыннан М. Әмиргә багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар китерелде.

Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Тәрҗемәи хәле

Тормыш юлы һәм иҗаты турында

Фотоархив

Мирсәй Әмир әсәрләре

Мирсәй Әмиргә  багышланган сценарийлар, методик материаллар

Библиография

 

 

 

Соңгы яңарту: 14 март 2017, 10:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International