Фатих Әмирхан. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: https://cemetery.kzn.ru/burials/248024

XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2021 елда 135 ел тулды. Шул уңайдан ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге биобиблиографик белешмәлек әзерләде.

Дини һәм дөньяви белем алган, рус телен һәм әдәбиятын тирәнтен үзләштергән киңкырлы шәхес буларак, Фатих Әмирхан үз чорында яңалыкка омтылышны, милли яңарыш идеяләрен,  хатын-кыз иреген актив яклаучы, искелекне тәнкыйтьләүче буларак таныла. Татар тормышының үзәгендә кайнау әдипкә үз әсәрләрендә заманның иң үткен, көнүзәк проблемаларын чагылдырырга мөмкинлек бирә. Фатих Әмирханны татар әдәбиятына алып кергән  «Гарәфә кич төшемдә»  хикәясе, аны көчле сатира остасы буларак таныткан «Фәтхулла хәзрәт»  повесте, хатын-кыз иреге мәсьәләләре күтәрелгән «Татар кызы» хикәясе, заманча карашлы, әмма иске кануннарга буйсынып яшәргә мәҗбүр булган татар кызының рухи дөньясын чагылдырган «Хәят» повесте,  искелек һәм яңалык бәрелешенә корылган «аталар» һәм «балалар» проблемасы  сурәтләнгән «Яшьләр» пьесасы һ.б. әнә шундыйлардан.

Фатих Әмирхан матур әдәбиятта гына түгел, татар вакытлы матбугаты өлкәсендә дә тирән эз калдырган, татар журналистикасының тууына, үсешенә зур йогынты ясаган шәхесләрнең берсе.

Әдипнең тууына 135 ел тулу уңаеннан әзерләнгән биобиблиографик белешмәлектә  әдипнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, видеоязмалар, әдипнең әсәрләре, аудиоязмалар, презентацияләр, методик материаллар урын алды.

Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә Ф. Әмирханның төп басма китаплары, җыентыкларда, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы   аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде.

Ф. Әмирханга багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар да китерелде.

Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Тәрҗемәи хәле

Тормышы һәм иҗаты турында

Видеоязмалар

Фотоархив

Фатих Әмирхан әсәрләре

Аудиоязмалар

Методик материаллар

Презентацияләр

Библиография

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 7 апреле, 17:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International