
Татарстанның халык язучысы, фольклорчы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Гомәр Бәшировның (1901-1999) тууына 2026 елда 125 ел тулды. Шул уңайдан ТР Милли китапханәсе сайтында күренекле әдипкә багышлап төзелгән электрон белешмәлек редакцияләнде, соңгы биш ел эчендә дөнья күргән басмалар, яңа материаллар белән тулыландырылды.
Г. Бәширов әдәбиятка 1930 еллар башында килә. 1930-40 елларда Г. Разин исеме белән таныла. «Канлы бармаклар» исемле беренче хикәясе 1931 дә Мәскәүдә «Ударниклар» журналында басыла. Туган ил темасын яктырткан «Соңгы сугыш» дигән беренче китабы 1934 елда Казанда нәшер ителә. Әдипнең сугышка кадәрге иҗат биографиясендә иң күренекле урын тоткан «Сиваш» повесте (1937) Кызыл Армия сугышчыларының 1920 еллардагы Сивашны кичкәндәге батырлыкларын сурәтли.
Г. Бәширов совет халкының фашист илбасарларына каршы героик көрәшен чагылдырган «Намус» (1947) романын сугыш барган көннәрдә яза башлый. Шул чор татар авылын сурәтләп, автор үз халкының бай рухи дөньясын ачып бирә. Романның төп герое - фидакарь, көчле рухлы, кешелекле, эчкерсез Нәфисә - сугыштан соңгы татар әдәбиятында иң уңышлы хатын-кыз образларыннан берсе булып таныла. Роман татар укучылары арасында гына популярлык казанып калмый, СССР халыклары телләренә дә тәрҗемә ителә һәм 1951 елда СССР Дәүләт бүләгенә лаек була. Төрле елларда романның рус телендә унлап басмасы дөнья күрә, инглиз, француз, немец, испан, кытай, венгр, поляк, чех, болгар һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.
Г. Бәширов күп еллар дәвамында халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм өйрәнү эшчәнлеге алып бара. Ул туплаган һәм әдәби яктан эшкәрткән халык әкиятләре, җырлары, мәзәкләре күптомлы «Татар халык иҗаты» басмасында, «Мең дә бер мәзәк» (1963); «Туган тел мәзәкләре» (1995) китапларында дөнья күрә. «Көзге ачы җилләрдә» (1984), «И язмыш, язмыш» (1990), «Сарут» (1990) повестьлары, «Туган ягым - яшел бишек» исемле автобиографик әсәре, «Җидегән чишмә» романы һ. б. әдип иҗатының энҗеләре булып торалар.
Электрон белешмәлектә әдипнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, истәлекләр, әдипнең әсәрләре, фотоархив, видеоязмалар, аудиоязмалар, методик материаллар урын алды. «Библиография» бүлегендә Г. Бәшировның төп басма китаплары, җыентыкларда, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.
Г. Бәшировның тәрҗемәи хәле
Г. Бәшировның тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр
Г. Бәширов турында истәлекләр
Г. Бәширов әсәрләре
Гомәр Бәширов хатлары
Г. Бәшировка багышланган сценарийлар, методик материаллар, презентацияләр
Видеоязмалар
Аудиоязмалар
Библиография
Соңгы яңарту: 2026 елның 2 июне, 10:52