Шәүкәт Биктимеров. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: https://sahne.ru/news/xeberler/sin-mgelek

Татар театрында зур талантка ия булган шәхесләр күп. Сөекле артистыбыз Шәүкәт Биктимеров – шуларның иң күренеклеләреннән. Г.Камал исемендәге театр сәхнәсе Шәүкәт Хәсәновичның күпкырлы, бай, юмарт талантын ачты, аны халкыбызның иң яраткан, шөһрәтле кешеләреннән берсе итте. Ул үзе тудырган образларның җанына үтеп керә һәм аларны чын, тормышчан итеп сурәтли.  Әлеге образлар яшәүнең ямен табарга, оптимистик рухта калып, тулы канлы тормыш белән гомер итәргә өйрәтә.

                                                                                                          Минтимер Шәймиев

Чыганак: https://kamalteatr.ru/en/about-the-theatre/media/ӘlmӘndӘr-turynda-ӘҢgӘmӘlӘr/

Шәүкәт Биктимеров − татар сәхнәсендә төрле характерда дистәләрчә төп образлар иҗат итеп зур уңыш казанган күренекле артист,  күпкырлы иҗади шәхес. 2023 нчы елның 28 октябрендә күренекле сәхнә остасының тууына 95 ел тула.

Шәүкәт Биктимеров1949 елда,  Татар театр техникумын тәмамлаганнан соң, Татар академия театры труппасына алына . Шул ук елны армиягә алына. Театрга яңадан 1953-54 елгы сезон башында кайта.  Алтмыш елга якын иҗат чорында татар, рус, чит ил драматурглары әсәрләрендә төрле зурлык, төрле характердагы йөзләрчә роль башкарып милли театрның иң атаклы сәхнә остасы дәрҗәсенә ирешә.

Рольләре: Нургали (Т. Гыйззәт, «Ташкыннар»), Мелузов (А. Островский, «Талантлар һәм аларга баш иючеләр»), Дульчин (А. Островский, «Соңгы корбан»), Кнуров (А. Островский, «Бирнәсез кыз»), Хәмит (К. Тинчурин, «Беренче чәчәкләр»), Ишан (К. Тинчурин, «Зәңгәр шәл»), Галин (Ш. Камал, «Габбас Галин»), Таһир (М. Әмир, «Хөррият»), Тәлгать (X. Вахит, «Беренче мәхәббәт»), Сәетгәрәй (Н. Исәнбәт, «Гөлҗамал»), Заһит (Ф. Хөсни, «Бертуган Таһировлар»), Байтимер (Ч. Айтматов, «Гүзәлем Әсәл»), Ленин (Н. Погодин, «Баһадирлар»), Ислам (Ш.Хөсәенов, «Әни килде»)  һ. б.

1967 елда Шәүкәт Биктимеровка Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театында Чынгыз Айтматовның «Кызыл яулыклы гүзәлкәем» повесте буенча режиссёр Т. Хуҗаев тарафыннан куелган «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә Байтимер образы өчен ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. Ул иҗат иткән Әлмәндәр карт образы (1976) 30 елдан артык сәхнәдә милләт йөзен, аның намусын, иманын һәм кыйбласын чагылдырган легендар каһарман булып торды. Әлеге роле өчен ул РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләгенә (1979) лаек булды.

Шәүкәт Биктимеров җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. ТАССРның (1975-80) һәм СССРның (1985-90) Югары Советы депутаты була. Театр сәнгатендәге зур казанышлары өчен аңа ТАССР (1968), РСФСР (1970) һәм СССРның (1977) халык артисты исемнәре бирелә.

Биобиблиографик  белешмәлекнең чираттагысы  олы талант иясенең тууына 95 ел тулуны күздә тотып төзелде. Электрон биобиблиографик белешмәлек 10 бүлектән тора. Биредә Ш. Биктимеровның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турындагы материаллар, аның хакында истәлекләр, фотоархив, видеоязмалар тупланды. Интернет челтәрендәге Ш. Биктимеровка багышланган мәгълүмәт чыганакларына сылтамалар бирелде. Артист белән булган әңгәмәләр, методик материаллар, Шәүкәт Биктимеров исемендәге «Әлмәндәр варислары» халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-конкурсы хакында мәгълүматлар урнаштырылды.

Библиография бүлегендә ТР Милли китапханәсе фондында булган Ш.  Биктимеровның тормышы һәм иҗаты турындагы чыганакларның, күренекле артист белән булган әңгәмәләрнең  исемлеге урнаштырылды. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Тәрҗемәи хәле

Тормышы һәм иҗаты турында

Фотоархив

Шәүкәт Биктимеров турында истәлекләр

Әңгәмәләр

Шәүкәт Биктимеров турында мәгълүмат чыганаклары

Шәүкәт Биктимеров исемендәге «Әлмәндәр варислары» халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-конкурсы

Видеоязмалар

Методик материаллар

Библиография

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 27 сентябре, 16:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International