Шигырьләр

Чыганаклар:
1. Ерикәй, Әхмәт. Лирика: җырлар,шигырьләр,мәсәлләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 215 б.: портр.б-н.
2. http://shigriyat.ru/authors/ahmat-erikaj/berse-alma
3. http://www.gabdullatukay.ru



Ак алъяпкычлы каеннар


Ак алъяпкычлы каеннар,
Яшел яулыклы таллар
Әйлән бәйлән уенына
Болынга жыелганнар.

Күл буенда ярга баскан
Яшь камыш белән җикән.
Әйлән-бәйлән уенына
Чыгарсың микән, иркәм?

Күктә йолдыз сигнал бирә
Жыелырга кошларга.
Ә усаклар хәзер тора
Кемгәдер алкышларга.

Баш ияләр төсле шунда
Шомыртлар шомыртларга.
Нигә син, иркәм, йөрмисең
Әйлән-бәйлән уйнарга?

Синең юлыңа чәчәктән
Маяклар куяр идем.
Үзәнлектә синең белән
Таңны каршылар идем.

1953

Әнкәй янында

Әнкәй белән икәү утырабыз
Күрешү шатлыгыннан исереп.
Гомеребезнең шаулап үткән юлын
Бәйнә-бәйнә искә төшереп.

Эх, ул истәлекләр, истәлекләр,
Безне еракларга илтәләр.
Әллә нинди инәләре белән
Йөрәкләрне чәнчеп китәләр.

Газиз әнкәй күңелең, жылылыгын,
Бөтенесен безгә биргәнсең.
«Бәбкәләрем кеше булсын!» диеп,
Никадәрле азап күргәнсең.

Никадәрле кайнар яшең аккан,
Никадәрле йокың бүленгән,
Тының, белән җылыткансың безне
Саклап калыр өчен үлемнән.

Утыра әнкәй, кәшмир яулыгының
Артка бәйләп куйган очларын...
Табалмассың әнкәң кебекне син,
Әйләнсәң дә бөтен жир шарын!..

Ана белән бала тойгыларын
Авыр түгелдер дим аңларга.
Эчкән чәйне чынаяклап түгел,
Самоварлап кирәк санарга.

Әнкәй белән икәү утырабыз
Күрешү шатлыгыннан исереп.
Гомеребезнең, шаулап үткән юлын
Бәйнә-бәйнә искә төшереп.

Берсе алма, берсе хөрмә

Матур кызлар суга бара,
Чылтырый чиләкләре;
Берсе - сирень, берсе - роза,
Берсе- гөлнең зәңгәре.
Матур кызларны күргәндә
Ярсып тибә йөрәгем;
Берсе - алма, берсе - хөрмә,
Берсе - кура җиләге.
Өчесе дә бигрәк чибәр,
Өчесе дә бигрәк шәп;
Берсе - җәүһәр, берсе - гәүһәр,
Берсе - энҗе-зөбәрҗәт.
Гаҗәпләнәсең, үтсәләр
Өчесе бергә җырлап;
Берсе - былбыл, берсе - тургай,
Берсе - кенәри сымак.
Карап торам күз алмыйча
Кызлар барган юллардан;
Берсе - уңган, берсе - булган,
Берсе- алдынгылардан.
Өчесе дә бер дигәннәр,
Ефәктән киенгәннәр.
Кайсын сайларга да белмим,
Өчесе дә чибәрләр...

Җәйнең аяз таңнарында

Җәйнең матур аяз таңнарында
Җанга рәхәт Идел ярларында,
Чык җемелди миләш яфрагында,
Елмаялар гөлләр болында.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.
Минем хәлләремне, минем хисне
Идел дулкыннары сөйли төсле.
Алкын Идел үзе тели төсле
Минем белән сердәш булырга.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.
Хәтерләтеп дулкын уйнауларын,
Уйный минем якты хыялларым,
Мәхәббәтем, дәртем, идеалларым
Күпер булыр барыр юлымда.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.


Җырланмаган әле безнең җыр

Хуш исләрен гөлләр сипкәндә,
Тәрәзәмне җилләр чирткәндә,
Карамадың нигә әйләнеп
Яннарымнан үтеп киткәндә?
Җылы язлар тик башланды гына,
Әле генә яшел киде кыр.
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр.
Сине генә, бәхет йолдызым,
Хыялымда назлап йөртәм мин;
Аерылышу төне килмәсен,
Кавышу таңын, иркәм, көтәм мин.
Җылы язлар тик башланды гына,
Әле генә яшел киде кыр;
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр.

Идел бит

Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул.
Караңгы төн, болытлы көн —
Без аерылган көн бит ул.
Иркәм йөри еракларда
Туган якларын уйлап.
Бер кайтмаса да бер кайтыр
Идел буйлап, су буйлап.
Ярга басып, сулар алып,
Су сибәм гөлләремә.
Мәңге шиңмәс гөлләр булып
Калдың күңелләремдә.
Идел дулкынына карыйм
Җәйнең алсу таңында.
Тормыш дулкыннары безне
Кавыштырыр тагын да...

Кәккүк

Гөлсем Сөлаймановага

Кәккүк кычкыра урманда яз килгәч,
Җир яшәргәч, кырларда гөл үскәч.
Чут-чут итеп тирәкләрдә сандугач сайрый,
Шул чагында йөрәкләрдә яңа дәрт кайный...
Нигә ул шулай?..
Кәккүк тавышын ишетәсеңме урманда,
Ни өчен шул чаклы моңлана ул анда?..
Кемне сагына ул һаман, хәсрәте бик яман.
Өзгәләнә, яна ул тәмам, зарлана бичара.
Ул да шул, мескенкәй, сагынадыр кошкаен,
Иң матур, иң якын, җан өзгеч дускаен.
Кәккүк тавышы моңлы диеп, ямансулама, дустым,
«Моңлан!» - дип аңа үзем куштым.
Эх, моңлан, кәккүгем, урманда!
Кәккүк тавышы бигрәк матур тыңларга:
Күк-кү, күк-кү, күк-кү!
Бар кошларны сайратырлык мәхәббәтем бар сиңа.
Тыңла, иркәм, бер генәм,
Кәккүк тавышын бер генә:
Күк-кү, күк-кү, күк-кү!
Кәккүкләрне сайратырлык мәхәббәтем бар сиңа.

Кил бүген!

Жилләр исә, гөлләр бөгелә,
Бөдрә дулкыннар йөгерә
Болын өстендә иртән.
Сандугачлар отып алган,
Чишмәләр күчереп язган
Моңлы жырыңны, иркәм.

Мин хис итәм шул жырларда,
Ягымлы матур моңнарда
Илемнең иркенлеген.
Көнчеләрне шомландырып,
Киң урамны нурландырып
Кил, акыллым, кил бүген!..

Сагыш ялкыннарын сүндер,
Мендер мине, күккә мендер,
Бул канатым, жилкәнем!
Оныталмыйм төсләреңне,
Сиңа булган хисләремне
Кояш итеп йөртәмен...

1955

Комсомолка Гөлсара

Тормыш авырлыгын күрде
Япь-яшь кенә булса да,
Шат күңелле, ачык йөзле
Күрше кызы, ярлы кызы
Комсомолка Гөлсара.
Туплар шартлый, җирләр тетри...
Йолдыз якты, төн кара.
Мылтык алып, кылыч тагып,
Ак бандага каршы бара
Комсомолка Гөлсара.
Зур сугышта дошманнарның
Йөрәгенә ут сала.
Ләкин үзе... яраланып,
Киң далада ятып кала
Комсомолка Гөлсара.
Үтте еллар, акты сулар,
Чәчәкләнде киң дала.
Киң далада ерак калды
Күрше кызы, ярлы кызы
Комсомолка Гөлсара.

Тормышыбыз матурланды,
Илебез алга бара.
Йөрәкләрдә нык саклана
Синең исмең, матур исмең,
Комсомолка Гөлсара!..


Минзәлә

Барасызмы Минзәләгә,
Мин барам Минзәләгә;
Минзәләне күрер өчен
Үзәгем өзгәләнә.
Минзәләгә барганым юк,
Юллары такыр диләр;
Такыр юлда йөреп үскән
Кызлары матур диләр.
Минем иркәм Минзәләдә
Туып-үскән бер матур;
Минзәләгә баралмасам,
Аны кемнәр юатыр?..
Минем иркәм Минзәләнең
Урамнарын балкыта;
Үзенең уңганлыгы белән
Тирә-якта дан тота.

Син дә яратасың мине


Син дә яратасың мине,
Мин дә торалмыйм синсез;
Нигә Сак белән Сок кебек
Кавышалмый йөрибез.

Син дә көн дә өзеләсең,
Мин дә йөрим зарыгып.
Ник соң, вакыт уздырабыз
Сизмәгәнгә салынып?

Син минеке, мин синеке!
Бу бит инде бик ачык.
Сөйләшик, иркәм, аңлашыйк,
Бергәләшеп сайрашыйк.

Уртак безнең теләгебез,
Юлыбыз түгел үзгә;
Аңлашыр өчен уртак тел
Табарга кирәк безгә!..

1954

Синең елмаюларың

Жилгә каршы барганда да
Жиңеләя юлларым,
Әгәр исләремә төшсә
Синең елмаюларың.

Төн уртасында уянам,
Тынгы бирми уйларым,
Китми минем күз алдымнан
Синең елмаюларың.

Үземне үзем онытсам да,
Онытмыймын син барын,
Бозланса күңелем, эретә
Синең елмаюларың;

Су сипкән кебек туктата
Йөрәгем януларын.
Йолдызларга да ямь бирә
Синең елмаюларың.

1955

Тагын хуш ис бөрки сиреньнәр

Җир йөзе яшәрә, шатлана май,
Сиреньнәр хуш исләр тарата;
Яшәрәм яз килгәч, гөл сыман мин,
Күңелем яз ямен ярата.
Уйларны тибрәтә-тибрәтә җыр,
Өздереп Иделдә җырлыйлар;
Шомыртлар талларга: «Саумысез!» - дип,
Хуш исле кулъяулык болгыйлар.
Алдымда бормалы-бормалы юл,
Мин карыйм еракка-еракка.
Күк күзләр һаман да, һаман да бит
Тынгылык бирмиләр йөрәккә.
Елмая кәккүкле, тургайлы яз,
Күк күзләр дә, бәлки, елмаер.
Ай кебек бер генә елмайса да,
Язларның гомере озаер...
Ай кебек бер генә елмайса да,
Ачылыр дөньяның гөлләре;
Тагын да ямьләнер илемнең киң,
Гаҗәеп ягымлы җирләре...

Тукай

Ак кирәк, дип, пакь кирәк, дип,
Җырлады, язды Тукай.
Дәрт уятырга кешедә
Уянды, янды Тукай.
Халкына бәхет эзләде
Авыр заманда Тукай,
Өмет бәйләде туачак
Яңа таңнарга Тукай.
Иң матур, моңлы җырларын
Халкына бирде Тукай.
Җырлары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай.
Азатлык-дуслык илендә
Һәркемгә кардәш Тукай.
Һәрчак безнең белән бергә —
Безнең замандаш Тукай.

Якты хыял

Якты хыял, зур өметләр белән
Күңелем көтте сине бүген дә.
Син килмәдең, иркәм, күренмәдең,
Язгы ерганаклар карны ерды,
Җил сызгырды ишек төбендә.

Елмаюлы өмет миләүшәсе
Тамыр җәя бара күңелемдә.
Көттем сине, иркәм, сагынып көттем,
Син килмәдең, шомырт исе килде,
Былбыл йөрде тәрәз төбемдә.

Тырышсам да сине онытырга,
Син һаман да күңлем түрендә.
Көттем сине түземсезлек белән,
Син килмәдең, сары яфрак килде,
Яңгыр йөрде тәрәз төбемдә.

Актык чиккә җитеп сагынам сине,
Көнем дә син минем, төнем дә.
Секундларны санап сине көтәм,
Син һаман юк, иркәм, карлар уйный,
Буран елый йөрәк түремдә.

1954

Соңгы яңарту: 19 ноябрь 2012, 11:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International