Халык иҗаты елы: тематик досье

Мәгълүм булганча, 2020 ел Россиядә Халык иҗаты елы дип игълан ителде. Сәнгать һәм мәдәният советы утырышында  Ханты-Манси шәһәре Иҗат үзәге директоры Елена Исламуратованың бу хактагы тәкъдиме Россия Президенты Владимир Путинда хуплау тапкан иде. Шул утырышта ил башлыгы төбәкләрдә мәдәни формацияләр сыйфатында кластерлар оештыру кирәклеген искәртте. Алар ил күләмендә мәдәниятне үстерүдә катнашучыларны берләштерергә ярдәм итәчәк. Проект дәүләт казнасынннан финансланачак. Беренче кластерларны Кемерово, Севастополь, Владивосток һәм Калининградта төзү ниятләнә. Халык иҗаты елында Россиядәге аз санлы халыкларның мәдәни мирасын саклау һәм үстерүгә аерым игътибар бирелә.

Халык иҗаты елы белән бәйле өстенлекле планнарның берсе − авыл клублары эшчәнлеген җанландыру һәм аларга һәрьяклап ярдәм итү. Мәдәният учаклары бетерелгән урыннарда алар яңадан торгызылачак, гамәлдәгеләренә ярдәм күрсәтеләчәк. Үткәндәге тәҗрибә күрсәткәнчә, кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлекләрендә эшләүче клублар, аларда оештырылган иҗади түгәрәкләр, үзешчән ансамбльләр, күргәзмәләр һәм фестивальләр җирле халыкның тормыш рәвешен активлаштырырга ярдәм итә.

Мәгълүм ки, бүген Россиядә «Мәдәният» илкүләм проекты гамәлдә. 2024 елга кадәр исәпләнгән әлеге илкүләм проектның максаты − илнең эре шәһәрләрендә генә түгел, еракта урнашкан кече торак пунктларда да мәдәниятнең үтемлелеген тәэмин итү, гражданнарга үзләрен иҗади яктан ачу өчен шартлар тудыру, мәдәният учакларына йөрүчеләр санын 15 процентка, мәдәният өлкәсендәге цифрлы ресурсларга мөрәҗәгатьләр санын 5 тапкырга арттыру. Шулай ук төбәкләрдәге иҗади инициативаларга ярдәм итү һәм өметле кадрлар резервын булдыру, кече торак пунктлардагы  мәдәният, ял учакларының, китапханәләрнең эчтәлеген баету.  

«Мәдәният» илкүләм проекты

РФ Хөкүмәте

РФ Мәдәният министрлыгы

Strategy24

Википедия

«Мәдәният» илкүләм проекты хакында мәгълүмат чыганаклары

«Халык иҗаты елы» −Татарстанда

Татарстанда мәдәният һәм халык иҗатына ярдәм итүгә кагылышлы мәгълүмат чыганаклары

ТР Милли китапханәсе фондларында Татарстан Республикасында мәдәният, сәнгать, халык иҗатына  караган мәгълүмат чыганаклары

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 1 марты, 11:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International