Шәүкәт Галиев. Биобиблиографик белешмәлек

2023 елның 20 ноябрендә күренекле татар шагыйре Шәүкәт Галиевнең тууына 95 ел тула. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтындагы «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре»  сериясенең яңа басмасы әлеге истәлекле датаны күз уңында тотып төзелде.

Шәүкәт Галиев татар әдәбиятына, татар балалар әдәбиятына гаять тә саллы өлеш керткән каләм иясе. Аның беренче шигырьләре 1948 елда басылып чыга. Шуннан соң шагыйрь үзенең әдәби иҗат эшен киң җәелдереп җибәрә. Шәүкәт Галиев танылган балалар шагыйре, ул балаларга адресланган дистәләрчә китап авторы. 1962 елда аның махсус балаларга атап язган шигырьләре тупланган «Камырша» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Татар балалар әдәбиятын үстерү юлындагы нәтиҗәле хезмәтләрен күздә тотып, 1972 елда «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Кызык», «Тәмле йорт», «Котбетдин мәргән» исемле шигырь китаплары өчен, татар балалар язучыларыннан беренче буларак, Шәүкәт Галиев Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була, ә 1980 елда рус теленә тәрҗемәдә чыккан «Заяц на зарядке» («Куян күнегүләр ясый») китабы өчен ул 1982 елгы халыкара бүләк – Г.-Х.Андерсен исемендәге халыкара Почетлы диплом белән бүләкләнә.

Ш. Галиев шулай ук олылар өчен язылган лирик шигырьләре, җырлары, бигрәк тә сатира-юмор әсәрләре белән дә әдәбият сөючеләрнең игътибарын җәлеп иткән каләм иясе. Шундый әсәрләре «Сиңа әйтер сүзем бар» (1960), «Сөенечләрем, көенечләрем» (1961), «Уйларым-серләрем» (1965), «Фикердәшкә» (1969), «Чынлык» (1972), «Тамчылар тамар чаклар» (1975), «Уены-чыны бергә» (1966), «Көлке бүлмәсе» (1967), «Шалт, Мөхәммәтҗан!» (1970), «Дөресен әйткәндә» (1989) кебек җыентыкларында урын алган.

Татар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен Ш.Галиев 1995 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы нигезендә «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исемгә лаек була. Ул Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе (1996).

Биобиблиографик белешмәлектә Ш. Галиевнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турындагы материаллар, аның әсәрләре, аларның аудиоязмалары, фотоархив, видеоязмалар, методик материаллар  тупланды. Ш. Галиев турында хәтер саклауга кагылышлы материаллар – Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия, шагыйрьнең Казан шәһәрендәге һәм туган авылы Олы Бакырчыдагы (Апас районы) музейлары хакында да мәгълүматлар урнаштырылды.

«Библиография» бүлегендә шагыйрнең әсәрләре, аның хакындагы әдәбият  исемлеге китерелде. Белешмәлек рус һәм татар телләрендә төзелде.

Тәрҗемәи хәле

Тормышы һәм иҗаты хакында

Шәүкәт Галиев әсәрләре

Шәүкәт Галиев әсәрләренең аудиоязмалары

Шәүкәт Галиев турында видеоязмалар

Фотоархив

Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган методик материаллар, презентацияләр, әдәби кичәләр, сценарийлар

Шәүкәт Галиев исемендәге премия

Шәүкәт Галиев музейлары

Библиография

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 16 ноябре, 14:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International