Максим Горький Казанда

Чыганак: http://wikimapia.org/23015480/ru/Памятник-бюст-М-Горькому#/photo/5821478

«Физик яктан мин Түбән Новгородта, рухи яктан Казанда тудым. Казан – минем иң яраткан университетларымның берсе»

                                                                                                     М. Горький

Максим Горький (А. М. Пешков) – күренекле рус язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, СССР язучылар берлеген оештыруны башлап йөрүче.

Язучы Казанда 1884 –1888 елларда яшәгән. Бу аның шәхес буларак формалашкан  чоры. Тормышының Казанда үткән катлаулы чоры һәм икмәк пешерүче булып эшләгән вакытлары турында үзенең «Минем университетларым» (1923) исемле күләмле әсәрендә тасвирлый. Беренче әсәрләрен Пешков «Волжский вестник» исемле казан вакытлы басмасында бастырып чыгара. Биредә аның күп кенә әсәрләренең сюжетлары туа.

М. Горький татар әдәбияты белән революциягә кадәр үк кызыксына башлый. 1909 нчы елда Габдулла Тукайның шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итәргә тәкъдим ясый. 1911-1912 нче елларда «Татар әдәби җыентыгын» («Татарский литературный сборник» рус телендә бастырырга булышлык итә.

М. Горькийның Татар язучылары белән бәйләнеше революциядән соң да дәвам итә. 1928 нче елда, СССР буйлап сәяхәт иткәндә, күренекле язучы яңадан Казанга килә. Бу сәяхәте эзсез югалмый, ул татар әдәбиятына дә йогынты ясый. Күп кенә татар язучыларының күренекле әдипне үзләренең әдәби укытучылары итеп санавы билгеле. З. Нуриның «А. М. Горький барлык халыкларныкы, әмма татар язучылары рухи яктан Казанда туган әдипне бигрәк тә үзләренеке дип исәпли», дигән сүзләре мәгълүм. Болай әйтергә нигез дә булган. Горькийның хатларының берсендә «Физически я родился в Нижнем Новгороде, а духовно родился  в Казани. Казань – любимейший из моих университетов», – дип язганы билгеле.

Электрон тематик досье күренекле язучының тууына 150 ел туу уңаеннан әзерләнде. Биредә биографик материалар,тормышын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, әсәрләре, библиография урын алды. Материаллар сайлап алып бирелде. Чыганакларны сайлаганда төп игътибар язучының Казан белән бәйләнешенә, Татарстанда аның турында хәтер саклауга юнәлтелде.

М. Горький турында белешмә-мәгълүмати чыганаклар

М. Горький әсәрләре (рус телендә)

М. Горький һәм Татарстан

Казанда М. Горький музее

Библиография

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 16 марты, 09:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International