Хисам Камал

Язучы-прозаик Хисам Камал (Хисам Нуретдин улы Камалов) 1926 елның 14 апрелендә Татарстанның Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында крәстиян гаиләсендә туа. 1940 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, туган авылының күмәк хуҗалыгында эшли башлый: җир сөрә, тырмага йөри, чәчү чәчә, атлар карый.
1943 елның ноябрендә унсигез яше дә тулмаган үсмер егетне гаскәри хезмәткә алып, 1944 елның апреленә кадәр мәгълүм Суслонгер-Сурок хәрби лагерьларында әзерлек курслары үткәннән соң, май башында фронтка озаталар. Ул Икенче Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында бик күп канлы бәрелешләрдә катнаша, 1944 елның җәендә яраланып, өч ай чамасы госпитальдә ятып чыга, аннары яңадан фронтның алгы сызыгына җибәрелә, артиллерия полкының кыр элемтәчесе сыйфатында Латвия җирләре аша Польша чикләренә кадәр сугышчан юл уза. 1945 елның 26 февралендә Х.Камал кабат яралана һәм янәдән госпитальгә озатыла. Бу юлы җәрәхәт бик җитди булып, егеткә ел ярым төрле госпитальләрдә дәваланырга туры килә, ахырда бер аягын төптән кистереп, 1946 елны өенә кайта.
Шул ук елны Х.Камал Татарстанның Бөгелмә шәһәрендәге педагогия училищесында укый башлый, аны тәмамлагач, Казанга килеп, 1950–1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуын дәвам иттерә. Аннары унике ел дәвамында Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эшли. 1967 елдан башлап ул – профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Х.Камалның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре студент елларына туры килә. Педагогия институтында укыганда, ул институттагы һәм республика яшьләр газетасы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәкләргә йөри. Тәүге басма шигырьләре дә әлеге яшьләр газетасы битләрендә дөнья күрә. Соңга таба «Казан утлары» журналында һәм башка матбугат басмаларында языша башлый. 1955 елда «Яңадан сафка» исемле беренче китабы, ә тагы бер елдан «Чияле тау» дигән икенче җыентыгы нәшер ителә. Аның игътибар үзәгендәге темалар – Ватан сугышы, туган җир, туган авыл, аның табигате, анда яшәгән җир кешеләре. Менә шуларны язучы, тормыш дөреслегенә хилафлык китермичә, солдатларча кырыс һәм төгәл детальләр аша, табигый тонда сурәтләргә омтыла.
Х.Камал – күп кенә поэмалар авторы. Сугыш темасына багышланган «Яну» (1958), яшьләр арасындагы мәхәббәт, гаилә кору кебек әхлак мәсьәләләрен күтәргән «Мәхәббәт хакы» (1961), узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында шагыйрьнең туган ягында барган икътисади һәм көнкүрештәге үзгәрешләрне хатирәләр һәм фәлсәфи уйланулар аша сурәтләгән «Туган җирдә» (1964), «Әнкәй истәлеге» (1964), Кама автомобиль заводы төзелешендәге эшче яшьләр тормышыннан алып язылган «Яшьлек елмаюы» (1973) һәм, ниһаять, тарихи-фәлсәфи пландагы «Күңелдәге язулар» (1966) кебек поэмалар шагыйрьнең иҗатында күренекле урын тоталар.
Узган гасырның җитмешенче елларыннан башлап Хисам Камал проза жанрында активрак иҗат итә башлый. Үзе яшәгән чорның бәла-казаларга мул чынбарлыгын, фронттагы юеш-салкын окопларда һәм тылдагы хезмәт вахталарында афәтле сугыш фаҗигаләре чорын зур түземлелек белән кичергән гади кешеләрнең – үз замандашларының гыйбрәтле язмышларын күпертмичә-бизәмичә, бөтен кырыс хакыйкатенә тугрылык белән сурәтләп биргән «Һәркемнең гомере бер генә» (1975), «Безне өйдә көтәләр» (1982), «Үлгәннән соң яздым» (1989), «Түләнмәгән күз яше» (1995) романнары, «Бердәнбер ул» кебек повесть һәм дистәләрчә хикәяләр әдипнең проза жанрындагы иҗади уңышларына мисал була ала.
Гомумән, 1955–2000 еллар арасында әдипнең татарча оригиналында һәм рус теленә тәрҗемәдә барлыгы егерме сигез китабы дөнья күрә. Шуларның егерме бере – шигырь җыентыклары, җидесе – проза әсәрләре, шул җөмләдән биш роман. 2004 елгы «Казан утлары» журналының ун, унбер, уникенче саннарында «Үксезләр» исемендә әдипнең чираттагы яңа романы басылып чыга. «Һәркемнең гомере бер генә» һәм «Безне өйдә көтәләр» романнары өчен Х.Камал 1986 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2001 елда исә, татар әдәбиятын үстерүдә ирешкән зур казанышларын искә алып, Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән шәрәфле исем бирелә.
Х.Камал – 1958 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яңадан сафка: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1955. – 38 б. – 3000 д.
Чияле тау: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1956. – 59 б. – 4000 д.
Зәй буенда: поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 43 б. – 5000 д.
Тормыш дулкыннары: поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 120 б. – 4000 д.
Һәркемнең гомере бер генә: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 262 б. – 15000 д.
Күңел: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 272 б. – 4500 д.
Бердәнбер ул: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 144 б. – 15000 д.
Безне өйдә көтәләр: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 384 б. – 15000 д.
Үлгәннән соң яздым: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 432 б. – 30000 д.
Түләнмәгән күз яше: роман, повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 283 б. – 5000 д.
Сайланма әсәрләр: 5 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 3000 д.
1 т.: роман, повесть, фронт язмалары. – 352 б.
2 т.: роман, фронт истәлекләре. – 400 б.
3 т.: роман. – 415 б.
4 т.: роман, хикәяләр. – 334 б.
5 т.: роман. – 298 б.

* * *
Алое утро: стихи. – М.: Мол. Гвардия, 1957. – 55 с. – 10000 экз.
Вишневая гора: стихи. – М.: Сов. писатель, 1963. – 64 с. – 4000 экз.
У каждого – жизнь одна: роман / пер. с татар. В.Мальцева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1983. – 240 с. – 100000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Фәйзи Ә. Шагыйрь биографиясендә – халык биографиясе // Ә.Фәйзи. Әдипнең эрудициясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 225–230 б.
Маннапов С. Тормыш үзәннәреннән // Казан утлары. – 1980. – № 3. – 152–160 б.
Камалов Б. Яралы бөркет хәзинәсе // Шәһри Казан. – 1996. – 12 апр.
Ахунов Г. Таяну ноктасы // Шәһри Казан. – 1996. – 19 апр.
Галимуллин Ф. Күңелдәге язулар // Мәдәни җомга. – 1996. – № 17 (апр.).
Гаффар Ә. Йөрәк дәрьясы // Мәгърифәт. – 1996. – 9 май.
Вәлиев М. «Мин чигенә алмыйм...» // Казан утлары. – 2001. – № 4. – 180–182 б.
Сөнгатуллина Г. Ваз кичмәсен кеше яшьлектән // Мәдәни җомга. – 2001. – 21 сент.
Вәлиев М. Утны күчер! // М.Вәлиев. Гамәл дәфтәре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 141–150 б.

* * *
Львов М. Вдумчивый поэт // Сов. Татария. – 1957. – 21 февр.
Железнов Б. Возвращение в строй // Сов. Татария. – 1957. – 6 июля.
Ковалева Г. О войне – ради мира // Веч. Казань. – 1983. – 27 дек.



Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International