Зәки Нури

(1921–1994)

Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Зәки Нури (Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов) 1921 елның 24 декабрендә хәзерге Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Татар Төкесе дигән авылда урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Җиде сыйныфлы авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1934–1937 һәм 1940–1941 елларда Татарстанның Кукмара төбәгендәге Лубян урман техникумында белем ала. Укуының өч елга өзелеп торуының сәбәбе шунда: техникумның соңгы курсында укыганда сәяси эчтәлектәге шаяртулы «хәтәр» бер сүзе өчен хөкем ителеп, 1938–1940 елларда Ерак Көнчыгыштагы диңгез порты һәм Чуашстанның Шемурша урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча мәҗбүри «хезмәт чыныгуы» уза. 1941 елның маенда армиягә алынып, гитлерчылар һөҗүменең беренче көннәреннән үк сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1941 елның августында полкташлары белән бергә чолганышта калып, партизаннар отрядына кушыла һәм 1942 елның мартыннан 1944 елның августына кадәр мәшһүр Константин Заслонов җитәкчелек иткән белорус партизаннары берләшмәсендә башта дошман объектларын шартлатучы-диверсант, соңыннан разведка отряды башлыгы булып хезмәт итә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен З.Нури Ватан сугышы ордены (1948), «Ватан Сугышы Партизанына» медале (1944) белән бүләкләнә.
Белорус җирләре фашистлардан азат ителгәннән соң, З.Нури ике елдан артык Орша шәһәр советының башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли һәм шәһәрне төзекләндерү, аны сугыш хәрабәләреннән арындыру эшләрендә үзен оста оештыручы-җитәкче итеп таныта.
1946 елда З.Нури туган якларына кайта һәм 1946–1949 елларда әүвәл Буа урман базасы, аннары Тархан урман хуҗалыгында директор вазифаларын башкара.
1949 елдан Зәки Нуриның хезмәт юлы Казанда дәвам итә: ул әүвәл республика яшьләр газетасының баш мөхәррир урынбасары, Татарстан китап нәшриятында яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире (1951–1955), аннары берникадәр вакыт Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант булып эшли. 1957 елда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, З.Нури алты елга якын (1957–1962) Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркәтибе, 1964–1971 елларда исә «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, ә 1971–1974 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе хезмәтендә була. Җәмәгать эшлеклесе буларак, ул ике тапкыр (1967, 1971) Татарстан Югары Советына депутат итеп сайлана.
Зәки Нури – сугыштан соңгы татар әдәбиятында иң актив язган авторларның берсе. Үзе исән чагында аның татарча, рус һ.б. милли телләргә тәрҗемәдә алтмыш өч исемдә китабы басылып чыга. Иҗатчы буларак, ул – иҗтимагый тормышта, әдәбият-сәнгать дөньясында булган һәр мөһим вакыйгага, яңалыкка публицистик яки шигъри сүзе аша мөнәсәбәтен белдереп барган әдип. Аның әдәби мирасын зур дүрт төркемгә бүлеп карарга мөмкин: публицистик яңгырашлы һәм мәхәббәт лирикасы, балалар шигърияте («Син мәктәпкә йөрисең», 1954; «Аңлатыгыз миңа», 1956; «Таныш булыгыз», 1958; «Табышмак әйтеш», 1959; «Саный беләм», 1962; «Бу безнең китап», 1967; «Без инде хәзер зурлар», 1970; «Күпбеләм китабы», 1988 һ.б. җыентыклар), юмор-сатира әсәрләре («Сезнең арада юкмы шундыйлар», 1960; «Туры карап күзегезгә», 1963; «Елмаябыз һәм көләбез») һәм төрле телләрдән тәрҗемәләр.
Тәрҗемәче буларак, Зәки Нури рус совет шагыйрьләре А.Твардовскийның «Дом у дороги» («Юл буендагы йорт», 1951), С.Щипачевның «Дом в Шушенском» («Шушенскоедагы өй», 1953), В.Саяновның «Ленин в Горках» («Ленин Горкида», 1954) исемле поэмаларын, украин шагыйре П.Вороньконың балалар өчен язган шигырьләрен («Синең китабың», 1955), кыргыз шагыйре К.Җунусов, белорус поэзиясе классигы Я.Коласның шигъри әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Ул шулай ук, үзе төзеп һәм татарчага тәрҗемә итеп, аерым серия басмалары рәвешендә 1967–1975 еллар арасында совет чоры әзәрбайҗан, белорус, казакъ, үзбәк, төрекмән, таҗик, кыргыз, украин, рус, латыш, эстон, әрмән һәм грузин поэзиясенең иң яхшы үрнәкләре тупланган махсус җыентыклар бастырып чыгара. Дөнья халыклары авыз иҗаты әсәрләрен (мәзәкләр, мәкаль-әйтемнәр һ.б.) үз эченә алган «Күңелле китап» (1979, 1989), «Алтын хәзинә» (1973) исемле күләмле җыентыклар да шагыйрьнең тәрҗемә өлкәсендәге нәтиҗәле иҗат эшчәнлеге турында сөйли. Бер үк вакытта аның үз иҗат мирасыннан аерым басмалар булып рус теленә тәрҗемәдә егерме китабы һәм белорус, әзәрбайҗан, казакъ, мари, якут телләренә тәрҗемәдә биш шигъри җыентыгы нәшер ителә.

Зәки Нуриның шигъри иҗат йөзен билгели торган шигырь һәм поэмалары 1980 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Күңел яктысы» дигән күләмле җыентыгында урын ала. Әдәби иҗат өлкәсендәге уңышлары өчен ул «Почет Билгесе» һәм Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнә.
Ул озакка сузылган каты авырудан соң 1994 елның 18 февралендә Казанда вафат була.
З.Нури – 1951 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Безнең яшел дустыбыз: урман турында язмалар. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 36 б. – 5000 д.
Без яшибез Иделдә: шигырьләр (1941–1950). – Казан: Татгосиздат, 1951. – 132 б. – 3065 д.
Төп юнәлештә: язмалар. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 72 б. – 5000 д.
Чын күңелдән сөйләшү: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 199 б. – 4000 д.
Гашыйклар җырлый: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 115 б. – 5000 д.
Лирика, юмор, сатира. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 123 б. – 7000 д.
Батырлар һәм матурлар: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 96 б. – 2000 д.
Биш учак: яңа шигырь дәфтәре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 155 б. – 7000 д.
Еллар һәм юллар: сайланма шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 302 б. – 3000 д.
Озын сүзнең кыскасы: өч бәйләм шигырь. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 142 б. – 3000 д.
Күңел яктысы: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Р.Мөхәммәдиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 464 б. – 5000 д.
Үлгәннәр дә үч алды: партизан хикәяләре. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 96 б. – 15000 д.
Китап битләренә кергәндә: мәкаләләр, күзәтүләр, истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 192 б. – 3000 д.
Күңелле китап: төрле илләрдән, төрле телләрдән мәзәкләр. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 240 б. – 5000 д.

* * *
Мы живем на Волге: стихи / пер. с татар. – Л.: Сов. писатель, 1956. – 135 с. – 5000 экз.
Тополиный берег: стихи / пер. с татар. – М.: Мол. Гвардия, 1960. – 64 с. – 6000 экз.
Замок остался сломанным: стихи для детей / пер. с татар. – М.: Дет. лит., 1962. – 23 с. – 30000 экз.
Разговор с подснежником: стихи / пер. с татар. А.Глезера. – М.: Сов. писатель, 1967. – 63 с. – 10000 экз.
Есть цветы у нас: стихи / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1969. – 127 с. – 5000 экз.
Избранная лирика / пер. с татар. М.Львова. – М.: Мол. Гвардия, 1971. – 31 с. – 35000 экз.
Веселая книга: юмористические стихи / пер. с татар. И.Законова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1973. – 143 с. – 10000 экз.
И мертвые мстили: рассказы из партизанских будней / пер. с татар. М.Рафикова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1976. – 111 с. – 100000 экз.
Навстречу дружбе: стихи / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1976. – 150 с. – 15000 экз.
Озаренность: стихи / пер. с татар.; вступит. статья М.Львова. – М.: Худож. лит., 1981. – 207 с. – 10000 экз.
Дорога к солнцу: стихи / пер. с татар. – М.: Сов. Россия, 1983. – 188 с. – 20000 экз.
Книга про многознайку: стихи для детей / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 18 с. – 400000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ахунов Г. Көрәштә чыныккан поэзия // Казан утлары. – 1981. – № 12. – 138–143 б.
Мөхәммәдиев Р. Имәнлектән башланган юл... // Р.Мөхәммәдиев. Якутлар табыладыр вакыт белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 92–96 б.
Гаташ Р. Өлкән дус – яхшы кеше турында // Казан утлары. – 1991. – № 12. – 162–163 б.
Ихсанова Л. Урман шавы // Казан утлары. – 1996. – № 12. – 169–174 б.
Заһретдинова З. Зәки Нури – сәяхәтче шагыйрь // Мәгариф. – 1997. – № 5. – 31–33 б.
Мостафин Ш. Ул аклыкны ярата иде... // Татар иле. – 1999. – № 12 (март).
Бикчурина Г. Командировкада // Замана сулышы. – 2001. – 30 гыйнв.
Гаташ Р. Шагыйрьне яд итеп // Казан утлары. – 2001. – № 12. – 164–166 б.
Нуруллин В. Зәки Нури якты кеше иде // Шәһри Казан. – 2002. – 22 февр.

* * *
Мустафин Я. Улыбка Заки // Лит. Россия. – 1971. – 24 дек. – С. 11.
Пинчук Л. «Тропинка к дороге выводит» // Дружба народов. – 1973. – № 9. – С. 283–285.
Нури З. Озаренность // Лит. Россия. – 1981. – 18 дек. – 16 с.
Дединец А. Татарин – лучший гость // Татар. края. – 2005. – № 18 (май).



Соңгы яңарту: 12 май 2014, 10:49

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International