Гүзәл мирас калдыручы әдип (Кыям Миңлебаев)

Хөсни Ф. Адәм балалары: хикәяләр һәм повесть / Ф.Хөсни.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1999.- 288 б.

Ана телен өйрәнү мөмкин түгел: ул фәкать ана сөте белән керә, һәм аны даими рәвештә баету сорала. Шунда инде әдәби китапларның файдасы тия. Әгәр дә укучы кулына алган китапны укыган чагында, вакыйгаларга-сюжетка игътибар бирү белән генә чикләнмичә, әсәрнең язылу ысулына-рәвешенә, авторның теленә игътибар итә икән, ул, һичшиксез, телебезнең шигъриятле вә музыкаль икәнлеген сизми калмаячак, ана теленең искиткеч бай булуына сокланачак, бер үк мәгънәдәге сүзләрнең — синонимнарның күплегенә сөенәчәк, аларның, әлеге синонимнарның, шул ук вакытта бер-берен тулаем кабатламавын, һәркайсының үзенчәлеген, эмоциональ төсмерен шәйләп, тәмам хәйран калачак.
Теленең нәфислеге-байлыгы, сюжетларының камиллеге ягыннан татар әдәбиятында аеруча күркәм урынны Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фатих ага Хөсни ярты гасыр, алай гына да түгел, юк, алтмыш ел буена биләде, чынбарлыкны матурлап-бизәп күрсәтү хөкем сөргән дәвердә, Фатих Хөсни кешеләр язмышын тирән бер хәсрәтләнү-әрнү белән, гыйбрәтле вакыйгалар сыйфатында тасвирлап бирә белде.
Гап-гади вакыйганы яки берәр мәзәк хәлне генә тасвирлаган чагында да автор ана теленең илаһи кодрәтен-байлыгын гаҗәеп зур осталык белән кулланып, кабатланмастай хикәя, һәркем сокланырлык бер әсәр китереп чыгарырга сәләтле иде. Әле шуның өстенә бит искиткеч әдәпле вә инсафлы, галәмәт дәрәҗәдә кешелекле, олы җанлы вә кече күңелле шәхес үзе бар. Әнә шуңа күрә дә үзе тасвирлаган вакыйгада һич югы бәләкәй генә роль уйнаган персонажның да язмышын читләтеп үтми, тәфсилләп сурәтләп бирә.
Фатих Хөсни — һәр әсәрнең теленә-яңгырашына иң нык игътибар иткән, җөмләләрен сингармонизм законына буйсындырган, музыкальлеккә ирешкән әдип. Бервакыт ул шушы юлларның авторына:
— Күз белән генә язу җитми, колак белән дә язарга кирәк, — дигән иде. (Юл уңаеннан гына бер фактны искә төшереп үтү дөрес булыр: язганыңны күзең күрү генә җитеп бетми, аны әле тагын кычкырып та укырга кирәк, шунда колакка ятышсыз урыннарны төзәтүе җиңелрәк, дигән фикерне әле күптән түгел генә мөхәррирләр: «Күз күргәнне язу гына җитми, колак ишеткәнне дә язарга кирәк», — дип ансат кына «төзәтеп» ташладылар. «Татарстан» журналы, 1996, 6 сан, 86 бит.) Юк, әдәбиятыбызның классигы һич тә, күргәнең ишеткәнеңнең һәммәсен дә язарга кирәк, дип әйтми, бәлки язган чагында камиллеккә ирешү ягын кайгырта, шуңа өнди. Чөнки ул үзенең һәр әсәрен, мәрмәр чүкеп ясагандай, тәмам җиренә җиткермичә туктый белмәгән әдип.
Фатих Хөсни иң әүвәл шагыйрь буларак килеп чыга: «Дөнья матур миңа» дигән шигыре «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналында 1927 елны ук дөнья күрә. Аннары ул пьесалар да язып карый, әмма тора-бара хикәя (проза) жанрына күчә һәм шунда «төпләнеп кала». Әдипнең яшь чагында шигырь язуы, рифмага ярардай сүзләр сайлавы, ул сүзләрнең яңгырашына, бер-беренә ятышу-ятышмавына, ягъни сингармонизм законына игътибарлы булуы проза өлкәсендә әйтеп бетергесез файда китерә. Сүзнең тәмен-кадерен белеп кенә яза торгач, Фатих Хөсни хикәя остасына әверелә. Әдип иҗат иткән хикәяләрнең, дөресрәге, энҗе-мәрҗәннәрнең һәркайсы гаять үзенчәлекле, әдәби яктан ныклап уйланылган, сюжетына-эчтәлегенә тирән мәгънә салынган, теле исә гаҗәеп бер камиллек дәрәҗәсенә җиткерелгән.
Фатих аганың балаларга махсус атап язган хикәяләреннән «Сипкелле малай», «Җүлә — кайгылы эт», «Малай, чиләк, әби», «Чия төше» һ. б. әйтеп китү урынлы булыр. Әмма аның бүтән хикәяләрендә дә авторның үз холкына аеруча хас малайлар шуклыгы, сүз уйнату, җор теллелек гаять зур урын алып тора. Һәрхәлдә, Фатих аганың хикәяләрен елмаймыйча гына укый алмыйсың. Аларның һәркайсында авторның гаҗәеп матур тел белән, үзе әйтмешли, «җиңел тояклы юрга-юмор» белән тасвирлавына сокланасың.
Хәер, әдипнең күләмлерәк әсәрләрендә, повесть һәм романнарында да һәркайсыбызның гомер юлы башланган могҗиза тулы дәвер — балачак беркайчан да игътибарсыз, читтә торып калмый. Бу уңайдан «Йөзек кашы» повесте каһарманы Айдарны һәм «Җәяүле кеше сукмагы» романындагы Сәфәргалине искә төшерү дә җитәдер. Әлеге каһарманнар малай чакларында ук хәйран зур могҗизалар күрсәтеп, үзләренең дуамал һәм тәвәккәл булулары белән укучының мәхәббәтен яулыйлар. Киң күңелле булулары белән, фидакярлекләре белән алдыралар.
Әмма кайбер әсәрләрендә автор сабыр холыклы яки астыртын-мәкерле персонажларның нинди мөгез чыгарырга сәләтле икәннәрен дә күрсәтә. Дөнья кысыр түгел бит, бар аның андыйлары да, бар. Ә менә кайсыбер бәндәләр беркемгә бернинди зыян да итмиләр кебек, тик инде алардан берәр төрле файда китерерләр дип өмет итү дә урынсыз. Чөнки һәркемгә битараф андый «бөҗәкләр» фәкать үзләренең җаннарын саклап калу белән генә мәшгуль булучан.
Ошбу җыентыкка исем биргән «Адәм балалары» повестенда автор нибары ике-өч кешенең язмышын-холкын күрсәтә, бүтән берәүне дә катнаштырмый. Тик инде әлеге ике-өч бөртекне шундый оста китереп бәйли, үзара мөнәсәбәтләрен шундый чуалтып ташлый — бу хәлләрнең тормышта нәкъ әнә шулай булганлыгына тәмам инанасың.
Монда бернинди ясалмалык очратмассың. Барысы да табигый, барысы да аңлашыла, вакыйгалар бер-береннән үсеп чыга, катлаулана бара, характерлар көчәйгәннән-көчәя, кешеләрнең нәфесләре котылгысыз финалга — мәҗбүрияткә, фаҗигагә китереп җиткерә. Ихтимал, «ике бала атасы, инде әллә кайчан оя корып өлгергән карт карга» подполковникка, аның никах яңартуына авторның бик нык ачуы киләдер, тик инде гуманист әдип моны игълан итүдән тыелып кала, үзенең мөнәсәбәтен һич сиздерми; укучыга моны фәкать Гөлчирәнең ярсып китеп күңелендәге нәфрәтне түгүеннән генә абайларга, бераз уйланырга урын калдыра.
Хәер, иң азакта хөкем залында тамаша кылып утыручылардан берәвесе, ач яңаклы хатын, азгын ирләргә хөкемнең ярыйсы ук яманын чыгара. Әмма автор андый кырыслыкка-миһербансызлыкка риза була алмый, катгый карарга һич тә мөһер сугарга җыенмый: «Үз манарасыннан торып кычкыра», — дип бәяли һәм соңгы сүзне шәфкатьлерәк, өлкәнрәк хатыннан әйттерә.
Моңарчы дөньяга битараф хәлендә яшәүче конструктор егетнең утызга хәтле өйләнмичә, асыл затлар тирәсендә чемченеп-көязләнеп йөрүе дә, хәлләр хәтәр кискенләшкән бер мизгелдә тәвәккәлли алмавына да автор үзе болай риза-бәхил түгел бугай. Тик инде гуманист әдип аңарга да каты бәрелми, аның кичерешләрен, берәүгә дә файдасы тимәстәй бәндә икәнлеген турыдан-туры әйтеп бирмичә, тел остасының «сикәлтәләрдән ансат кына сикереп үтә ала торган җиңел тояклы юрга-юмор»ына таянып тасвирлый. Чыннан да, үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын, дип гомер кичерүчеләрнең һич бетәсе-тәрбияләнәсе юк, алар белән якалашып торудан файда чыкмас, алар яныннан көлемсерәп үтү бик җиткән. Хәтта әле әсәрнең ахырында буйдак егетнең үз җанын саклап калу юлында баш ватуыннан каһкаһәле көлү белән көлүен дә каләм остасы гаҗәеп матур буяулар ярдәмендә бирә: утызга җиткән буйдак егетнең хәтеренә бәп-бәләкәй чакта әнкәсе әйткән сүзләрне исенә төшерә: «Ут белән уйнама, кулыңны пешерерсең». Бу акыллы сүзләрне әдип әсәрнең финалында соңгы аккорд сыйфатында кабатлый.
Гаепнең юан башы, әлбәттә, Гөлчирәдә.
Сугыш бетәр алдыннан шәфкать туташы булып фронтка барып эләккәч тә, иләс-миләс кызый бер подполковникка гашыйк була, аны-моны уйламыйча гына, шуның белән яши башлый. Сугыш бетеп, болар икәүләшеп Казанга кайтып төшәләр; бозык холыклы ир-атка хас булганча, подполковник моны башкалардан көнләшә, хәтта әле эшкә дә кертми; тора-бара көнчелек галәмәте аркасында ирне паралич суга... Шунда инде япь-яшь чибәр ханым өчен дөньяда яшәүнең бөтенләй үк яме бетә. Һәм ул язмышына каршы баш күтәрә — үзен һәлакәткә дучар итәргә тәвәккәлли, моңа көче җитмәгәнне күргәч, икенче берәүне үзенә
Карата; Әсфанның битарафлыгын ул хатын үзенчә аңлый һәм дәрткә бирелеп, рәхәтләнеп ир кочагында яшәүгә комачаулык күрсәтүчедән котылу ягын карый, әлеге дә баягы «мумияне» түндерү хәстәренә керешә...
Мондый вәхшилекне хупламаган тәкъдирдә дә автор һич күтәрелеп бәрелми, фәкать үзе дә табигать баласы, адәм баласы булып кала бирә һәм Чибәркәйнең кичерешләрен тулысынча диалогта чагылдыра. Әдәбиятта, гомумән, хатын-кызны пассив затлар сыйфатында, ир-атның иркенә буйсынырга гына ярый торган бичаралар итеп тасвирлау яшәп килә шикелле. Фатих Хөсни андый гипотезага ләббәйкә дип торучылардан түгел. Әдип бу әсәрендә Гөлчирәне кыргый дәрте ташып торган, үз дигәненә һәрчак ирешергә күнеккән, берни алдында да туктап калмый торган актив бер зат, нәкъ менә табигый — ясалма түгел, табигый! — бер асыл зат иттереп сурәтли. Шундый каһарманга ул зур җәза бирергә уйламый да, чөнки аның кичерешләре — һәртөрле җәзадан куәтлерәк, газаплырак. Укучыга уйланырлык, гыйбрәт алырлык бу образлардан, бик алырлык...
Фатих Хөсни — үзенең әсәрләрендә кешенең эчке дөньясын, рухи халәтен, хис вә тойгыларын искиткеч зур осталык белән ачып бирү бәхетенә ирешкән әдип. Үзенең холкы-фигыле, яшьләргә теләктәшлек күрсәтүе ягыннан һәм дә гуманист буларак дөнья бәясе торырдай шәхес киләчәк буыннарга искиткеч зур вә гүзәл әдәби мирас калдырды. Җаны оҗмахның түрендә булсын!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International